Бүген мәхкәмәләр эшен камилләштерүгә багышланган утырыш вакытында, президент Александр Лукашенка оппозициянең 2010 елның 19 декабрь президент сайлавы көне өчен хөкем ителүеннән кәнәгать калуын белдерде.
Оппозиция кылган гамәлләре өчен “тиешле” җәзасын алды, диде Лукашенка.
“Беларус хөкемдарлары һөнәри осталыкларын күрсәтте һәм куркыныч хәрәкәткә каршы беларус кануннары нигезендә чаралар күрде,” диде президент.
Узган атнада Астанада Лукашенка “19 декабрь” эше белән кулга алынганнарны “дәүләт икмәген ашап ятмасыннар өчен” иреккә чыгарырга әзер булганын белдергән иде. Белгечләр аның бу сүзләренең максаты көнбатыштан кредит алу өчен була ала, дип фаразлады.
Европа Берлеге һәм АКШ оппозициягә каршы көч кулланучы режимга акча бирмиячәкләрен белдерде.
Оппозициянең 40лап вәкиле, шул санда президентлыкка элекке намзәтләр Андрей Санников, Николай Статкевич һәм Дмитрий Усс 2-6 елга төрмәгә хөкем ителде. Виталий Рымашевский һәм Владимир Некляев ике ел ярымга ирекләреннән мәхрүм ителде. Аларга билгеләнгән җәза ике елдан гамәлгә керәчәк.
Биш ел ярымга хөкем ителгән Дмитрий Усс карарга ризасызлык белдереп аны кабат мәхкәмәгә бирде.