Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” Татарстандагы “тәре явы”н искә ала


“Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында моннан 150 еллар элек татарлар чукынмас өчен, урыслар белән бугазга-бугаз килгән…”, диелә газетның соңгы санында.


“Хаклык тарихчысы” язмасында Фәүзия Бәйрәмова халык тарихчысы Тәфкил Вафинның 2008-2009 елларда “Казан утлары” журналында басылып чыккан “Мәкруһлар” дип аталган документаль мәкаләсенә үз бәясен бирә.

Фәүзия ханым, әлеге хезмәтләрне рус теленә дә тәрҗемә итәргә булдык, бу хәлләр турында маңкортлашкан милләттәшләребез дә, үзләрен изгегә санап йөргән чиркәү әһелләре дә белергә тиеш, ди.

Язучы белдергәнчә, бүген дә яңа чукындыру һәм руслаштыру чоры бара. Ул моннан 150 ел элек булган хәлләрдән гыйбрәт алып, татарларны уяу булырга чакыра.

Кабер өстендә мулла белән поп сугышкан чаклар...

Фәүзия Бәйрәмованы Тәфкил Вафинның XIX гасыр урталарындагы чукындыру вакыйгаларын яхшы белүе таң калдыра. Фәүзия ханым тәэсирләрен “Безнең гәҗит” укучылары белән уртаклаша, “Мәкруһлар”дан өзекләр дә китерелә.

“Татарлар, ахырзаман килә, дип куркышып, идән асларына, нәүрәпләргә (бәрәңге базы) төшеп кача. Ләкин аларны берәмләп сөйрәп чыгаралар, бер җиргә туплыйлар. Атлы жандармнар авылдан чыгып качарга ниятләгән берничә малайны тотып китерә. Шулай итеп, авылның барлык татарларын җыеп, Имәлле елгасы буена куалап төшерәләр. Чукындыру белән Зөя өязе исправнигы һәм приставы җитәкчелек итә, аларга берничә чиркәүнең поплары булыша”, дип яза Тәфкил Вафин, туган авылы Янгилдедәге (Апас районы) хәлләрне сурәтләп.

Мөхәммәттән Иванга әйләнү

Поплар елганы чукындыралар, батып үләргә теләгән татарларны өстерәп чыгарырга сак куела, диелә әлеге мәкаләдә. Халык өнсез калган вакытта чиркәү әһелләре җырларын җырлап, авыл кешеләрен чукындыра башлый. Муеннарына калайдан ясалган тәре тагалар. Бу эшләр берничә сәгать дәвам итә, шуннан соң авыл халкы христиан булып санала.

Ләкин эзәрлекләү моның белән генә бетми, авыл өйләренә, чишмәләргә поплар чукындыру үткәрә. Автор язганча, татарларның тормышы тәмугка әйләнә. Алар бу хәлләр белән килешми, баш күтәрәләр.

«Мәкруһлар», ягъни чукынган булып саналып та мөселман булып калган татарлар, арасында Тәфкил аганың үз нәселе дә булган. Әтисенең бабасы Мөхәммәтсабит чукынырга теләмәгән, халыкны ислам диненә өндәгән 47 мулла арасында судсыз-нисез 1867 елда Турухан краена сөрелә ул”, ди Бәйрәмова.

“Безнең гәҗит”тәге “Хаклык тарихчысы” язмасы аша Тәфкил әфәнденең Лаеш шәһәрендә яшәвен беләбез. Тормыш иптәше Ләлә ханым белән җиде дистәне түгәрәкләп яхшы гына яшәп яталар икән. Фәүзия ханым алар янына барып сөйләшеп, халык тарихчысының кызыклы тарихларын өйрәнә.
XS
SM
MD
LG