Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Бартошевич: “Театрлар “Нәүрүз”дә катнашу өчен көрәшергә тиеш”


Анна Степанова һәм Алексей Бартошевич
Анна Степанова һәм Алексей Бартошевич

“Нәүрүз” театр фестиваленә йомгак ясалды. Башта тәнкыйтьчеләр коллегиясе, театр мөдирләре, сәнгать җитәкчеләре һәм артистлар җыелып фестиваль турында фикер алышты. Соңрак фестиваль театраль сабантуй белән тәмамланды.


Соңгы көннәрдә Казан үзәген төрки рух биләп алды. Чөнки биш көн дәвамында төрки халыкларның “Нәүрүз” фестивалендә катнашучылар шәһәрнең төрле театр биналарында 40ка якын спектакль уйнады. Күренекле театр тәнкыйтьчеләреннән торган коллегия аларның һәркайсын карап, җомга көнне фестивальдән алынган тәэсирләре белән уртаклашып, аны камилләштерүдә теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Фестивальгә Германия, Япония, Төркия, Казакъстан, Төркмәнстан, Кыргызстан, Молдова, Азәрбайҗан һәм Русиянең Башкортстан, Чуашия, Якутия, Алтай, Хакас, Тыва, Дагыстан кебек өлкәләреннән театрлар килде. Барлыгы 600ләп катнашучы һәм кунак җыелды. Төрле төбәкләрдә сибелгән театр коллективларының фестиваль барышында бер мәйданда кайнап, идеяләр алмашу, аралашу өчен зур мөмкинлекләр алуы тәнкыйтьчеләрдә дә уңай тәэсир калдырган.

Фестиваль йомгакларына багышланган “Түгәрәк өстәл” утырышында 11 театр белгече катнашты. Юбилей фестиваленең тәнкыйтьчеләр коллегиясен сәнгать фәннәре докторы, Русия театр сәнгате академиясенең (ГИТИС) чит ил театрлары кафедрасы мөдире Алексей Бартошевич җитәкләде.

Алексей Бартошевичта фестивальдә катнашкан спектакльләр төрле тәэсир калдырган. Аның сүзләренә караганда, спектакльләр төрле дәрәҗәдә, алар арасында аерма бик зур.

“Фестивальне оештыручылар монда төрки дөньяның һәр театрын катнаштырырга теләгән. Әмма театрлар арасында аерма булмасын өчен, фестивальгә театрларны катгый сайлап алырга, бәйге оештырырга кирәк”, диде Алексей Бартошевич.

Фестиваль тәнкыйтьчеләре

Коллегия рәисенең фикерен театр тәнкыйтьчесе, сәнгать фәннәре кандидаты Ирина Мягкова да куәтләде. Аның белдерүенчә, хәзерге төрки театрларның “Нәүрүз” фестивален күбрәк театраль форум дип атау дөресрәк булыр. Чөнки фестиваль теләгән театрларга бирегә килеп тәҗрибә алмашу, аралашу өчен мөмкинлекләр тудыра. Театрлар фестивальдә катнашу өчен көрәшергә тиеш, диде ул.

“Нәүрүз”нең 10 еллык тарихында төрки дөнья театрларын барлау өчен вакыт җитәрлек булды. Хәзер инде шулар арасыннан фестивальдә тәкъдим итәрлек дәрәҗәдәгеләрен сайлап алырга да була. Театрлар бу фестивальгә чакыру алу өчен көрәшергә, бәйге аша сайлап алынырга тиеш. Шул чакта профессиональлек артып, алар арасында мондый зур аерма булмас иде”, ди театр тәнкыйтьчесе.

Фикер алышулар барышында башкала театрларының финанс яктан да, иҗат итү өчен дә мөмкинлекләре зуррак булуы, биредә кадрлар әзерләүче уку йортлары белән тыгыз бәйләнешләрнең дә иҗатка зур ярдәм итүе әйтелде. Бу яктан Камал һәм Гафури театрлары аерым билгеләп үтелде. Коллегия әгъзасы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби-драматик бүлеге мөдире Нияз Игъламов белдерүенчә, театрның финанс ягы, аның уңышлы чыгыш ясавына йогынты ясый.

“Иң зур уңышлар һәм ачышлар төрле бәйгеләрдә, төрле фестивальләрдә катнашучы театрларда күзәтелә. Анда алар күп нәрсәне күрәләр, тәҗрибә уртаклашалар, шуның өчен алар үсештә. Ә менә үз илләреннән чыкмаучылар, замана театрларының ничек яшәвен, фикерләвен белми. Мисал өчен, төркмән, тыва театрлары. Моның сәбәбе финанс якка барып терәлә. Минемчә, төрки театрның киләчәге бай төбәкләрдә булачак. Чөнки театр дәүләт ярдәменнән башка яши алмый”, диде Нияз Игъламов.

Коллегия рәисе урынбасары, Русия театр сәнгате академиясенең театр тарихы кафедрасы профессоры Анна Степанова төрки театрларның дистә еллар буе үткәнгә мөрәҗәгать итү белән генә шөгыльләнүенә аерым игътибар юнәлтте.



“Төрки театрларның күпчелеге милли тарих һәм сугыш еллары, гомумән үткәндәге темаларны өстен куя. Минемчә, милли театрлар киләчәкне күздә тотып та эшләргә тиеш. Быелгы фестивальгә Туймазы театры гына киләчәк турында спектакль алып килгән.

Спектакльләр тамашачыны мәгънәсез кул чабуларга түгел, ә уйларга өйрәтергә тиеш. Театр - фәлсәфи фикергә урын бирелгән мәйдан. Туймазы театрын караганнан соң, мин тамашачының уйга калуын күзәттем”, дип белдерде тәнкыйтьче.

Тамашачыны тәрбияләүдә курчак театрларының зур роль уйнавы искәртелеп, бу уңайдан быелгы “Нәүрүз”гә курчак театрларының чакырылуы бик отышлы дип бәяләнде. Кайбер тәнкыйтьчеләр төрки театрлар арасында быел да казакъ, кыргыз, азәрбәйҗан театрларының аерылып торуын, Русиядәге төрки театрларга яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәклеге турында фикерләр яңгырады.
XS
SM
MD
LG