Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия белән Татарстан чигендә гадәттән тыш хәл бетерелде


Удмуртия белән Татарстан чиге буендагы Пугачево авылында җомгага каршы төндә чыккан янгын һәм шартлаулар сәбәпле эвакуацияләнгән 28 меңләп кеше шимбә көнне кире өйләренә кайтты.

Янгын якшәмбе көнне тулысынча сүндерелде, дип хәбәр ителде.

Барлыгы 90лап кеше яраланды, 30 кеше әле дә хастаханәдә.

Удмуртия һәм Татарстанда шартлаулардан йөзләгән йорт зыян күрде.
XS
SM
MD
LG