Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кызыл таң” гәзите заманадан калышмый


Фаил Фәтхетдинов
Фаил Фәтхетдинов

Башкортстанда 93 ел дәвамында татар телендә чыгып килүче “Кызыл таң” гәзите заманча технологияләргә йөз тота. Шушы көннәрдә абруйлы басманың яңа башлангычлары тәкъдим ителә.


“Кызыл таң” татар газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов әйтүенчә, бүгенге көндә һәр җирдә дә басма матбугат чаралары булган гәзитләрнең укучылары кимүгә бара. Бу табигый хәл, чөнки тормышка җәмәгатьчелеккә тиз мәгълүмат җиткерүче интернет челтәре, радио-телевидение “хуҗа” була бара.

“Менә шушы хәлдә “Кызыл таң” гәзите, үзенең укучыларын саклап калу өчен, заманча технологияләргә йөз тота, - ди баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов. – Хәзер бар җирдә мультимедиа киң җәелә. Без дә шушы яңалыклардан читтә калмаска булдык. Безнең видеосәхифәдә гәзитнең элекке мөхәррирләре белән әңгәмәләр дә, нәфис фильмнар да, хәтта мультфильмнар да бар. Безнең яңа башлангычларны тәкъдим итү 14 июнь көнне, ягъни Башкортстан матбугаты көнен бәйрәм иткәндә тантаналы оештырылачак”.

“Кызыл таң” татар гәзите баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов әйтүенчә, 90 елдан артык данлы тарихы булган басма үзенең укучыларын киләчәктә дә саклап калыр, чөнки аның видеосәхифәсе дә, радиосы да эшләячәк, башка кызыклы яңалыклары да гамәлгә куелачак.
XS
SM
MD
LG