Accessibility links

Иминлек хезмәте Башкортстанда янә исламчыларны кулга алуын белдерә


Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе республикада янә дә үтә исламчыларның кулга алынуы хакында белдерә. Бу юлы тоткарлаулар Бөре һәм Салават шәһәрләрендә оештырылган.


Федераль иминлек хезмәте идарәсеннән таратылган мәгълүматларга караганда, кулга алынучылар Русиядә тыелган “Хизб-ут Тәхрир” халыкара оешмасы тарафдарлары икән. Салават шәһәрендәге ислам дине әһелләре җитәкчесенең 28 яшьлек ир булуы хакында әйтелә.

Бөре шәһәрендә кулга алынучыларның барысы да андагы бер югары уку йортының талиплары булуы хакында да мәгълүмат бирелә. Бөре шәһәрендә бер генә югары уку йорты – социаль педагогика академиясе булуын исәпкә алганда, тоткарланучылар шул вуз талиплары булуы аңлашыла. Федераль иминлек идарәсеннән таратылган мәгълүматларга караганда да, талиплар мәгариф өлкәсе өчен әзерләнүче белгечләр булган икән. Кулга алынган ике кешенең узган елларда да гаепләнеп шартлы рәвештә хөкем ителгән булуы әйтелә.

Шул ук идарә тараткан хәбәрләргә күрә, ислам динен тотучы яшьләрнең фатирларында тыелган дини китаплар һәм әсбаплар табылган. Шулай ук зур күләмдә акчалар тартып алынуы хакында да әйтелә. Имеш, ул акчалар Башкортстанда яшерен ислам бүлекләрен ачу өчен файдаланыласы икән. Әле тәфсилле тикшерү үткәрелми торып ук, шундый нәтиҗәләр чыгарылуы сәер, билгеле. Исламчылар республикада үзләренә яңа тарафдарлар, яшь динчеләр әзерләү белән дә шөгыльләнгән дип белдерелә. Иминлек хезмәте раславынча, үтә динчеләр киләчәктә бөтендөнья ислам хәлифлеген төзү максатлары белән киң эшчәнлек алып барган.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстанда март, апрель һәм май айларында да ислам динен тотучыларның фатирларында тентүләр оештырылуы, аларның кайберләренең кулга алынуы турында белдерелгән иде. Кулга алынучылар арасында хатын-кыз мөслимәләр дә бар.

Соңгы айларда Башкортстанда ислам дине тарафдарларының бик күпләп кулга алынуы, аларның йортларында һәм фатирларында тентүләр оештырылуы каршылыклы фикерләр дә тудыра. Милли оешмалар һәм дин тотучы яшьләр андый чараларга ризасызлык белдереп пикетлар да оештырды. Хәтта шул пикетларда чыгыш ясаучыларның кайберләре әле дә тикшерү бүлекләрендә тотыла. Шушы хәлләргә борчылу белдереп бер төркем диндар яшьләр, яклау сорап, төрле даирәләргә мөрәҗәгатьләр дә юллады.

“Башкортстан татарлары” берлегенә керүче милли оешмалар да ислам динен тотучыларга каршы оештырылган чараларның гадел булу-булмавын тикшерүне сорап республика президентына мөрәҗәгать әзерләгән. Татар милли оешмалары вәкилләре һәр очрак буенча ныклы тикшерүләр үткәрелсен, ислам диненә тартылучы яшьләр нахакка гаепләнергә тиеш түгел, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG