Сайтны ачуда төп эшне башкарган Виталий Стриженов белән әңгәмә корабыз.
– Сайтны ачканда нинди ниятләр тоттыгыз?
– “Руханият” җәмгыяте сәхифәсен ярты ел элек ачкан иде. Максатыбыз – шәһәрдәге татарларны һәм башка милләтләрне татар һәм мөселман мәдәниятлары белән таныштыру.
Безнең сайтны көненә 25-30 кеше ача. Әлегә бу сан безне канәгатьләндерә. Тольятти тарихы белән таныштыру да уебызда бар.
Без горурланып әйтә алабыз. Заманында Тольятти каласында мәчет бинасы белән шәһәребезне ирле-хатынлы Ирек һәм Роза Кәримовалар бизәде. Алар үзләренең тирәсенә эшмәкәрләрне туплый алды. Менә ике дистә ел инде бу гаилә татарга хезмәт итә.
– Әлегә сезнең сайтта материаллар тик рус телендә генә. Ә бит татар телсез татар мәдәниятен саклау мөмкин түгел.
– Әйе, фикерегез белән риза. Алдагы көннәрдә сайтта хәбәрләрне татар телендә дә, гарәп телендә дә бастыру күздә тотыла. Без татар дөньясына гына түгел, гарәп дөньясына да тәрәзә уярга исәп тотабыз.
***
Биредә шуны өстәү урынлыдыр. Виталий Стриженов зур сәясәттә кайный. Үзенең яшәгән урыны Самар булса да, эше Тольятти белән бәйләнгән.