Accessibility links

Казанда гаделлекне гамәлгә кую юлларын эзлиләр


Халыкара конференция КФУ бинасында башланды
Халыкара конференция КФУ бинасында башланды

Гаделлек бары тик мәхкәмә карары үтәлгәннән соң гына тормышка аша. Чәршәмбедә Казанда гаделлекне булдыруда әһәмиятле көч булып торган мәхкәмә карарларын үтәтүчеләрнең халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланды.


Русиядә бурычлы гражданнардан мәхкәмә карары белән тартып алынган милекләрен сату көнүзәк мәсьәлә булып кала бирә. Чөнки милекне сату юлы белән бурычның бары тик 8-9%лык өлеше генә кире кайтарыла. Чит илләрдә бу сан 20-30% тәшкил итә икән. Мәхкәмә актларын үтәтү федераль хезмәте директоры Артур Парфенчиков үз чыгышында әнә шулай дип белдерде.

Коррупциядән ничек котылырга?

Артур Парфенчиков сүзләренчә, мәхкәмә карарларын үтәтү хезмәтендә, мәхкәмә карары белән алынган милекне сату эшен халыкка ачык формада алып барырга кирәк. Бу очракта гына коррупциядән котылырга була.

Артур Парфенчиков
Парфенчиков сүзләренчә, бу өлкәдә Татарстанны Русия мәхкәмә карарларын үтәтүчеләр өчен үрнәк итеп күрсәтергә була. Әле күптән түгел генә кабул ителгән канун өлгесе белән, гражданнардан алынган милекне халыкка ачык формада сатуны оештырырга мөмкин булачак.

Бу өлкәдә, ягъни электрон сату эше темасында Татарстан сынап карау мәйданчыгы була ала, ди ул.

Русиядә мондый масштабта 2нче тапкыр оештырылган конференциягә Русия төбәкләреннән тыш, Әрмәнстан, Германия, Бельгия, Чехия республикасы кебек чит илләрдән дә вәкилләр катнашты.

Шуны да әйтергә кирәк, Русия мәхкәмә карарларын үтәтү федераль хезмәте 2009 елдан башлап, мәхкәмә карарларын үтәтү халыкара ассоциациясендә әгъза булып тора. Бу оешма исә 1952 елдан бирле эшли һәм 60тан артык илне берләштерә.

Русиядә мәхкәмә карарларын дәүләт үтәтсә, Европада шәхси оешмалар

Халыкара оешмага әгъза булганнан соң, Русия мәхкәмә карарларын үтәтүчеләр чит илләрдәге коллегаларының тәҗрибәләреннән файдалана ала башлады, дип белдерелә.

Русиядә мәхкәмә карарларын үтәтү хезмәтен дәүләт үз контроле астында тотса, Чехия республикасында бу эшләрне 10 елдан бирле шәхси оешмалар алып бара икән.

Бу оешмаларның саны 145кә җитә. Алар барысы да шәхси, дәүләтнеке була алмый, дип белдерә Чехия республикасының мәхкәмә карарларын үтәтүчеләр вәкиле Владимир Плашил.

Владимир Плашил
Европада мәхкәмә карарларын үтәтү эшен шәхси секторга тапшырган илләр бары без генә түгел: Словакия, Польша, Маҗарстан, Молдова, Франция, Һолландия, Люксембург кебек илләрдә дә бу эшләрне шәхси оешмалар башкара, ди ул.

Аның сүзләренчә, бу системада дәүләт шәхси оешмаларның эшендә катнашмый, юстиция министрлыгы аларны бары тик контрольдә генә тота. Шәхси оешмалар мәхкәмә карарларын үтәткән очракта үз кесәләре белән дәүләт кесәсен берничек тә буташтыра алмый, дип белдерә Чехия вәкиле.

Владимир Плашилның бу сүзләре Русиядә милекне сату юлы белән бурычның бары тик 8-9%лык өлеше генә кире кайтарылуын, ә чит илләрдә бу санның 20-30% тәшкил итүен аңларга ярдәм итә.

"Чит ил тәҗрибәсе безгә туры килмәскә дә мөмкин"

Башкортстан мәхкәмә карарларын үтәтү оешмасы җитәкчесе Зариф Байгускаров сүзләренчә, мондый конференцияләр чит илләрдәге коллегаларның тәҗрибәләреннән файдалану һәм үз тәҗрибәңне чит ил вәкилләре белән уртаклашу ягыннан бик мөһим роль уйный. Әмма чит илләрнең кайбер тәҗрибәләрен Русиягә кертү мөмкин түгел, дип белдерә Зариф Байгускаров.

Зариф Байгускаров
"Мондый мөһим конференциянең Казанда уздырылуына мин бик шат. Без бит ут күршеләр. Кайдандыр укыганым булды: дөньяда иң якын халык татар белән башкорт халкы икән, без бит бер-беребезне тәрҗемәсез дә аңлыйбыз.

Мәхкәмә карарларын үтәтү темасына килгәндә, чит илләрдә булганы кебек бездә дә яхшы тәҗрибәләр бар. Ләкин алардан бар илдә дә тигез итеп файдалану мөмкин түгел. Безгә мәхкәмә карарларын үтәтүчеләрнең матди хокукларын арттырырга кирәктер, дип уйлыйм.

Әйтик, менә Германиядә мәхкәмә карарыннан соң, бу карарны үтәтүче бурычлы кешене чакыртып ала да, нинди әйберең бар, барысын да яз дип әйтә. Бурычлы кеше бар әйберен дә яза. Әгәр дә ул кеше нинди дә булса әйберен язмый калдыра икән, ул очракта алдакчы буларак мәхкәмә тарафыннан 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә ала.

Германиядә бар кеше дә бу эштән курка һәм бурычларын тизрәк түләргә тырыша. Бездә дә шулай булса яхшы булыр иде бер караганда. Бу системаны үзебезгә кертергә дигән уебыз бар", ди Байгускаров.

"Бездәге халык мәхкәмә карарларын үтәтүчеләргә шикләнеп, куркып карый. Бездән куркырга кирәкми. Без бит үзебез теләгәнчә теләсә кем янына килмибез. Мәхкәмә карарларын гына үтәтәбез. Безнең эшебез – социаль яктан файдалы эш", дип белдерде Башкортстан мәхкәмә карарларын үтәтү оешмасы җитәкчесе Зариф Байгускаров.
XS
SM
MD
LG