Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең гәҗит: "Мәктәпләрне кем яптыра?"


Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрдән укытучы-укучыларны өнсез калулары, “Сау бул, мәктәп” сүзләренең бүгенге мәгънәсе турында “Безнең гәҗит” тәфсилләп яза.


“Соңгы кыңгырау бәйрәме быел бик күп мәктәпләр өчен, чыннан да, соңгысы булды”, дип башлый сүзен Эльвира Фатыйхова “Мәктәпләрне кем яптыра?” язмасында. Монда сүз Әлмәт районында булган хәл турында бара.

Беренче җөмләдән күренгәнчә, авыл мәктәбенең язмышы кыл өстендә. Инде язманың азагы тагын да аянычлы нотада бетә. Әлеге мәсьәләгә кап-кара ноктаны Татарстан җитәкчелеге куюы әйтелә. Башка районнарда да шуңа охшаш хәлләр күзәтеләдер, мөгаен. Автор бер мисал аша гомуми хәлне күзалларга тырыша.

Зур җитәкче чыккан авылларга тимәгәннәр...

Эльвира Фатыйхова Әлмәт районы Бишмунча авылына юл тота. Ерак юлга чыгуның сәбәбе: авыл халкыннан мәктәпсез калу турында хәбәр килә. Бишмунчада башлангыч мәктәп кенә калып, калган укучылар 25 чакрым ераклыктагы Нәдер авылына йөреп укырга тиешләр икән. Ата-аналар президент, премьер-министрларга хатлар юллаган, тик файдасы гына тимәгән.

Бишмунча кешеләре авылның аягында нык басып торуын, 400гә якын хуҗалыгы барлыгын һәм туучылар саны артуын әйтә. Җитәкче яки берәр түрә чыккан авылларның мәктәпләре үзгәрешсез калган, ди Әлмәт төбәгенең Бишмунча халкы.

“Ник ябалар менә, ник? Аңлатыгыз әле? Авылда ике мәктәп булса, бер хәл. Ул бит берәү генә. Балалар шул мәктәп белән генә яши дә. Укуга, түгәрәкләргә, хоккей, футбол, мәктәптән тыш чараларга да шунда баралар. 20 градуслы суыкларда аларны нинди йөрәк белән чыгарып җибәрик без? Хәзер бер борчусыз көн дә булмас инде”, ди укытучы Әлфия Гыйләҗева.

Өстәгеләр раслагач, халык авазы игътибарсыз кала

Гомумән, Эльвира бик күп кешеләрнең фикерләрен белергә, бу мәсьәләне төрле яклап өйрәнергә өлгерә. Әлмәт районы мәгариф бүлеге җитәкчесе белән дә сөйләшә. Тик ул ханым белән әңгәмәләре авыр бара.

“Кан, күз яше дигәне, балалары өчен борчылучы ата-аналарныкыдыр, чөнки бу җитәкче ханым мәктәпләр ябылуга бер дә борчылганга охшамаган. Аның кайсыдыр авыл мәктәбенә барып кайтканлыктан да башы авырта!”, ди Фатыйхова.

Язма азагында әлеге мәсьәләгә карата республика хөкүмәте язган хатны укучылар хозурына тапшыра.

“Президент үзе күрә торып мәктәпләрне яптырганны, Министрлар кабинеты укытучыларны эштән кыскартуны боерганны, сезнең белән без генә нидер эшли алмыйбыз инде. Шуңа күрә, хатлар язу да файдасыз. Җитмәсә, Президентны да үзебез сайламыйбыз һәм хакимият тә халыктан елдан-ел ерагая”, дип тәмамлый язмасын “Безнең гәҗит” журналисты.

Авылда эш бетеп, шәһәргә килгән укытучы

Әлеге язманы укыган Казанда эшләүче укытучы Илфат Мусин да кайчандыр шундый үзгәреш булу сәбәпле шәһәргә эш эзләп килүе хакында әйтте. “Безнең гәҗит”нең соңгы санындагы “Мәктәпләрне кем яптыра?” язмасы аңа үз башыннан үткәннәрне искә төшергән.
XS
SM
MD
LG