Accessibility links

Кайнар хәбәр

СПИДлы авыруларга ярдәмгә дарулар килә


Галимҗан Зарипов
Галимҗан Зарипов

ВИЧ-инфекция авыруы ачыкланган кешеләрнең гомерләре озыная бара. Чаллыда шушы авыру белән 17 ел яшәүче кеше исәпкә алынды.


ВИЧ-инфекция белән авыручыларның күпчелеге озаграк яшәүләренә махсус дарулар кулланып ирешә. Чаллыда 90нчы еллар урталарында СПИД белән авыручылар якынча 3-5 ел яшәсә, хәзер 12-15 ел яшәү гадәти күренешкә әйләнеп бара, диләр.

Моның сәбәпләре нидә? Чаллыда бүген ВИЧ-инфекцияле ничә кеше теркәлгән, күпмесе төрмәләрдә утыра? Бер авыруга ничә сумлык дару тотыла, Чаллы фахишәләре мондый авырулар санын арттыруда йогынты ясыймы? Шушы сорауларны без шәһәр СПИД үзәге баш табибы Галимҗан Зариповка юлладык.

“Кызганыч, Русиядә ВИЧ-инфекцияле кешеләр саны арту ягында. Ил күләмендә 600 меңнән артык авыру исәпкә алынган. Татарстанда мондый кешеләр 12 меңнән артты. Чаллыда – 1700 кеше.

Бездәге авыруларның 10%ннан артыгы үлде. Эпидемия бездә 1999-2001 елларга туры килде. Ул чакта бар да наркоман иде. Без хәзер ВИЧны эпидемиядән хроник чиргә әйләндерү бурычын куйдык.

Кем дәваланмый – хәзер дә үлә. Үзәк аша 256 авыруның гомерен озайтабыз. Дару кулланып, Чаллыда ВИЧ авыруы белән 12-15 ел яшәүчеләр бар. Берәвебез, соңгы 10 елда дару алып, шушы авыру белән 17 ел яши. Ул тагын 10-15 ел яшәр, дип өметләнәбез.

ВИЧ белән 30 ел яшәү мөмкинлеге бар. Дөрес, дарулар чит илнеке. Бер авыруга 1 елга 300-500 мең сумлык дару тотыла. Әйткәнемчә, 256 кеше дару куллана.

ВИЧ авыруы ачыкланганчы, бу кешеләр кайда эшләгән, хәзер дә шунда эшли. Алар арасында медицина, хокук хезмәткәрләре, укытучылар да булуы мөмкин. Бу кешеләргә бернинди чикләү куелмаган. Авыру каны башка кешенеке белән кушылганда гына йогарга мөмкин икәне мәгълүм бит.

Безнең үзәккә 8 район беркетелгән. Алардагы 5 төрмә, колония дә безнең күзәтчелектә. Бу төрмәләрдә 300ләп ВИЧ-инфекцияле тоткын исәпләнә. 3 айга бер тапкыр төрмәләргә чыгып торабыз. Андагы авыруларның хәлләре начардан түгел. Даими дәвалау уздырабыз.

Фахишәләргә килгәндә, аларны гел күзәтеп торабыз, алардан авыру йоктыру – сирәк күренеш. Алар саклану чараларын яхшы белә. Фахишә, наркоман булмыйча, үз юлы буенча гына йөргәндә, алар арасында авыручылар елдан-ел кими” дип, СПИД, ВИЧ-инфекция вазгыятенә ачыклык кертте Г.Зарипов.
XS
SM
MD
LG