Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур татар театры сезонын япты


"Ышаныч" премиясе лауреаты 5 яшьлек Азат Мостафинны Рөстәм Абдуллаев һәм Флүрә Әлимгулова котлый
"Ышаныч" премиясе лауреаты 5 яшьлек Азат Мостафинны Рөстәм Абдуллаев һәм Флүрә Әлимгулова котлый

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры тантаналы рәвештә 21нче театр сезонын тәмамлады. 11 номинациядә бүләкләнүче артистларның күпчелеге - Туфан Миңнуллинның “Нәзер” спектакльдә уйнаучылар.


Әлеге театр сезонында алты премьера куелды, гастрольләр төбәктән тыш, Әстерхан шәһәрендә, Татарстан белән Башкортстанның шәһәр-районнарында үтте.

“Ышаныч” номинациясенә Рөстәм Мингалимнең “Шүрәле ачу сакламый” әкият-мюзиклында кечкенә Шүрәлене уйнаган биш яшьлек Азат Мостафин лаеклы дип табылды. Ул татар театры артистлары Алмаз белән Рәмилә Мостафиннарның улы.Нәни артист бик сәләтле: җырлый да, бии дә, кичәдә Тукайның шигырьләрен дә укып күрсәтте.

Төрле номинацияләрдә җиңүче артистларның күпчелеге Туфан Миңнуллинның “Нәзер” әсәре буенча куелган спектакльдә уйнаучылар булды.

Марсель Рәхмәтуллин
Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы Гөлгенә Әбдрәкыйпова, иң яхшы ирләр ролен башкаручы дип Марсель Рәхмәтуллин табылды.

Номинацияләр арасында театр яшьләре өчен махсус гаилә премиясе дә булдырылды. Бу премия - Гөлназ Абдуллаева исемендәге “Иҗади омтылыш” гаилә премиясе дип аталды.

Гөлназ Абдуллаева – татар театры артисты, узган ел утыз яшендә фаҗигале төстә һәлак булды. Гөлназ - театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм һәм Русиянең атказанган артисты Люция Абдуллаевларның кызы.

Беренче “Иҗади омтылыш” премиясе артист Марсель Рәхмәтуллинга тапшырылды.

“Ул һәрвакыт шат күңелле, талантлы артист иде. Без аның белән бергә Оренбур сәнгать институтының актёрлар бүлеген тәмамлап, татар театрына эшкә килдек. Ул хәзер дә безнең уңышларга куанып, читтән карап торган кебек”, диде Марсель Рәхмәтуллин.

Калган 10 номинация бүләкләрен театр каршында оешкан “Берлек” хәйрия фонды әзерләде. Өч ел элек оешкан фондның бу икенче гамәле. “Берлек” фондының матди ярдәмен театр ел дәверендә сизеп тора.
Театрның чираттагы иҗади ябылу тантанасында драматург Туфан Миңнуллин да катнашты.

“Оренбур – ул безнең өчен якын шәһәр, чөнки татар театрының беренче чаткылары да монда туган. Мине шаккатырганы шушы фонд эшмәкәрләренең эшчәнлеге булды. Меценатлар сәхнәгә берәм-берәм менеп артистларга бүләкләрен бирде. Алар үзләренең эшләре белән бергә милләт язмышын, киләчәген кайгыртып яшиләр. Араларында бер хатын-кыз да бар. Халкыңның сәнгатен үстерергә ярдәм итү – ул зыялылык билгесе. Безгә менә шушы зыялылык җитеп бетми. Акчалы кешеләр күп ул, әмма халыкка хезмәт итүче эшмәкәрләр аз. Акчаны табуы бик авыр, ләкин акчаны тота белү зур акыл таләп итә. Шуңа күрә мин аларга зур рәхмәтлемен”, дип сөйләде ул.

“Оренбурга минем беренче килүем. Шушы килүемдә Татар Каргалы авылы белән Мостафага да кереп чыктым. Әлеге авыл халыкларының тормыш-көнкүрешен күреп, алар өчен шатландым”, диде драматург.

Киләчәктә театр артистларын яңа премьералар, очрашулар көтә. 22нче яңа театраль сезон чираттагы Рамазан концерты белән ачылыр дип көтелә.
Туфан Миңнуллин " Берлек" фонды әгъзалары белән
XS
SM
MD
LG