Accessibility links

Польша һәм АКШ американ хәрби ныгытмасы килешүен имзалады


F-16 һөҗүм очкычы
F-16 һөҗүм очкычы
Варшауда Польша һәм Кушма Штатлар 2013 елда Польша җирендә F-16 һөҗүм очкычлары һәм C-130 Hercules йөк очкычлары урнаштыру турында килешү имзалады. Кушма Штатлар пилотлары Польшадагы хезмәттәшләрен очкычларга хезмәт күрсәтергә һәм йөртергә дә өйрәтәчәк.

Килешүне Польшаның саклану министры Богдан Клих һәм АКШның илчесе Ли Файнштейн имзалады. Әлеге документның кайбер маддәләрен якларның киләсе елда тикшерәчәге дә әйтелә.

АКШ президенты Барак Обама май ахырында Польшада булган вакытта әлеге килешүне имзаларга җыенулары турында белдерелгән иде.
XS
SM
MD
LG