Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең гәҗит: “Тагын нинди провокация булыр икән”


“Безнең гәҗит” журналист Эльмира Исрафилова тирәсендәге шау-шуга нокта куярга чакыра. Шулай ук газет хөкүмәтнең авылларны бетереп экономия ясарга тырышуы, хокук сакчыларының гаилә тынычлыгын бозуы турында хәбәр итә.


Соңгы көннәрдә татар интернетында иң күп укылган һәм фикер белдерелгән язмалар “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы журналисты Эльмира Исрафилова белән бәйле иде. “Безнең гәҗит” исә бу мәсьәләгә ачыклык кертә, Эльмира ханымның җавабын бастыра.

Исрафилова аша Миңнехановны какшатырга телиләр?!

Газетның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, татар теленә каршы оештырылган җыенга һәм татар журналистына бәйле хәлләргә гаҗәпләнергә кирәкми. Чөнки бу эшләрнең нинди максат белән эшләнүе билгеле икән.

“Татар теленә каршы чыгышлар артында мин үзем шәхсән, республикадагы тотрыклылыкны какшату максаты ята дип уйлыйм.

Аерым алганда, бүген Татарстан белән җитәкчелек итүче президент Рөстәм Миңнехановның позицияләрен какшату, аны булдыксызлыкка чыгару ниятен тоемлыйм. Шуннан чыгып тагын нинди провокацияләр булыр икән, дип көтәм”, ди Илфат әфәнде. Ул Эльмира Исрафилованы да яхшы белә икән: вакытында Кукмара кызын үзе эшкә алган булган.

“Аның ниндидер провокацияләрдә катнашу ихтималына беркайчан да ышанмаячакмын. Һәм бу журналистны якларга, яла ягудан араларга кирәк дип саныйм”, ди Фәйзрахманов. “Мөхәррир сүзе” астында ул Эльмира ханымның җавабын да яза.

“Мин бит андый сүзләр әйтмәдем”

«Илфат абый, мин бит андый сүзләр әйтмәдем. Интервью алдым. Журналист сораулар бирергә хаклы. Бәхәсләшмәдем, бары тик аларның чын максатын белергә тырыштым. Оккупант дигән сүз уемда да булмады.

Аларга сорауларым баштан ук ошамады. Киресенчә, мине хурларга, наданлыкта гаепләргә тотындылар. Берсе «Татарская морда» дип тә ычкындырды. Мин китеп барганда кинәт шауларга тотындылар, әйтмәгәнне әйтте, дип аларның сүзләрен ишетеп аптырап калдым.

Ул митингта катнашучылар татар теленә каршы түгеллекләрен камерага гына белдерә. Ә болай бик агрессив карашта иделәр», дип белдерә Эльмира Исрафилова.

"Безнең гәҗит"нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, митинг оештыручыларга карата бер яклы гына фикер йөртергә кирәкми: алар рус теле дип, республиканы тизрәк губернага әйләндертергә телиләр.

Хакимият авылны бетереп экономия ясый?

Татар теле, татар журналистлары язмышы белән бергә татар авыллары һәм андагы укытучыларның да хәлләре авыр булуы хакында “Безнең гәҗит” сан саен диярлек яза. Бу юлы газет пәрәвездәге битенә килгән хатны бастыра.

“Хәзерге хәлнең үзенчәлеге шунда ки, хөкүмәт авылдан азык-төлек продукциясе көтә, шул ук вакытта, авылдагы мәдәниятне кыскартып (соңгы бер-ике елда гына да авылларда 60 китапханә ябылган икән), мәктәпләрне ябып экономия ясамакчы була”, ди Буа районы Югары Лашчы авылыннан Илһам Шакиров.

Аңлавыбызча, ул укытучы, авылны яклап үз фикерен җиткерә, үзе кебек укытучыларның шәһәрдәгеләрдән бер дә калышмауларын әйтә. “Деревенщина” дигән сүзләр булырга тиеш түгеллегенә басым ясый.

“Авылдан башка тормыш юк, шуны аңласын иде түрәләр!”, дип тәмамлый фикерен Буа районы укытучысы Илһам Шакиров.


Полиция гаилә тынычлыгын бозган

“Геройлар” заманы” язмасында исә хокук сакчыларының аерым бер гаиләне эзәрлекләүләре тасвирлана. Эльвира Фатыйхова сүзләренчә, “Безнең гәҗит” редакциясенә Казан шәһәреннән Айдар Зиннәтов мөрәҗәгать итә.

“Кеше белән аралаша белмәгән, сүз саен аты-юлы белән сүгенүче, хатынына тибәргә, мыскыл итәргә җөрьәт иткән хезмәткәрләрнең андый урында утырмавын тели ул. Президентка кадәр язылган хатта милиция бүлекчәләрендә ниләр кылануы турында әйтелә”, ди Фатыйхова Зиннәтовларның хәл-әхвәлләрен белгәннән соң.
XS
SM
MD
LG