Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Киртәләрсез шәһәр» Иске Татар бистәсен киртәләрсез күрә


«Киртәләрсез шәһәр» төркеме Казанда инвалид арбаларында йөрүчеләргә һәм сукырларга уңайлыклар тудыруны Иске Татар бистәсеннән башлауны сорый.

"Киртәләрсез шәһәр" иҗтимагый төркеме Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшинга хат юллады. 11 майда мэр Иске Татар бистәсендәге Юнысовлар мәйданы төзекләндереләчәк, дип әйткән иде.

«Кызганычка каршы, шәһәрнең бөтен җирендәге кебек әлегә Иске Татар бистәсендә дә машиналар юлы белән җәяүле сукмагы кисешкән урыннардагы бордюрлар тиешенчә 4 сантиметр түгел, 15-20 сантиметр биеклектә һәм алар инвалидларга киртә булып тора», диелә әлеге хатта.

Шәһәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә дә кулайлыклар тудыру нәкъ Иске Татар бистәсеннән башланса иде диләр. Иске Татар бистәсендәге мәчетләрдә дә пандуслар булмауны да әйтәләр.

«Киртәләрсез шәһәр» төркеме бу проблемны беренче тапкыр гына күтәрми инде. Алар интернетта махсус сәхифә булдырып, инвалидларга үтеп йөрү кыен булган урыннарга тамга куеп торалар.
XS
SM
MD
LG