Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе автопром үзәгенә әйләнә


8 июнь көнне Мәскәүдә FORD ширкәте белән Sollers арасында машина җыю турында килешүгә кул куелган иде. Моннан ары Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә Ford машиналары җыелачак. Икенче бер Идел буе шәһәре Түбән Новгородта та Volkswagen һәм Skoda машиналары чыгарылачагы билгеле булды.


Идел буе моңа кадәр дә, ягъни Советлар Берлеге заманында да, җиңел машиналар эшләп чыгару үзәге булып торган иде. Әйтик, Тольяттида – “Жигули”, Горькийда – “ГАЗ”, Ижауда “Москвич” кебек маркалар барлык совет халкын җиңел машиналар белән тәэмин итеп торды.

Дөрес, берлек таркалгач, бу шәһәрләрдә автосәнәгать тармагы бер торгынлык кичереп алды. Әмма хәзер инде әлеге ширкәтләр яңарыш кичерә сыман. Бу көннәрдә әлеге заводларның кайберләрендә чит ил машиналарын җыю өчен килешүләр төзелә башлады.

Чаллы һәм Алабугада Ford машиналары җыелачак

Менә әле узган атнада гына Мәскәүдә Ford Motor Company белән Sollers ширкәте арасында уртак ширкәт кору турында килешү төзелгән иде. Әлеге килешү нигезендә, Ford-Sollers оешмасы Чаллыда һәм Алабуга махсус икътисади зонасында Ford автомобильләре җитештерә башлаячак.

Дөрес, моңа кадәр дә Sollers Татарстанда башка чит ил ширкәтләре белән зур проектларны тормышка ашырмакчы иде. Тик соңгы мизгелләрдә банклардан кредит алуда проблемнар килеп чыгу сәбәп итеп күрсәтелеп, Татарстанда чит ил машиналарын җыю проекты тормышка ашмый калды. Моңа мисал итеп, Fiat-Sollers проектын күрсәтергә була.

Ләкин монысында эшләр җитди алып барыла сыман. Ике ширкәт арасында килешүгә кул кую тантанасында Русия премьер-министры Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашулары шуны күрсәтә.

Ford машиналарының двигательләре һәм кузовлары Алабугада, калган өлешләре Чаллы һәм Ленинград өлкәсендә җыелыр дип көтелә. Быелның ахырына таба Татарстанда җыелган Ford машиналарын сатуга чыгарырга да хәзерләнәләр.

Киләсе елдан башлап, бу машиналар күпләп җитештерелә башлаячак – план нигезендә 350 мең чамасы машина эшләнер дип әйтелә. Моның өчен уртак ширкәткә “Тышкы икътисади банк” тарафыннан 39 миллиард сум кредит та биреләчәк.

Ford-Sollers уртак ширкәте Fordның танылган 6 төп моделен эшләп чыгарачак. Алар арасында Focus, Mondeo, Kuga, Transit, Explorer һәм әлегә исеме әйтелмәгән яңа седан модельләре булачак. Әлеге инвестиция проекты гомумән алганда 74 миллиард сумнар белән исәпләнә.

Түбән Новгородта Skoda һәм Volkswagen җыелачак

Ә 15 июнь көнне, икенче бер Идел буе шәһәре Түбән Новгородта да чит ил машиналары җитештерү килешүенә кул куелды. Монысында инде Европаның икенче бер автоконцерны Volkswagen AG төркеме белән “ГАЗ” төркеме арасында. Алынган мәгълүматларга караганда, әлеге проект 200 миллион долларга төшәчәк.

Белгечләр, Татарстанда җыелачак Ford кебек, Түбән Новгородта эшләп чыгарылачак беренче Skoda да быелның ахырында конвейердан төшәчәк, дип ышандыра. Алга таба бу заводта елына 300 мең Skoda һәм Volkswagen җыелачак икән.

Икътисад белгечләре барлык бу проектларны Идел буеның бер бәрәкәте дип бәяли. Тик бу бәрәкәтнең анда яшәүче халыкның тормышына да уңай яктан тәэсир итәчәгенә генә шик бар.
XS
SM
MD
LG