Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп хатыннары машина йөртү өчен көрәшә


Гарәп хатыннары машина йөртү өчен көрәшә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

Җомга көнне Согуд Гарәбстанында бер төркем хатын-кызлар хакимиятнең машина йөртү тыюларына карамастан, руль артына утырып урамга чыкты. Шушы юл белән алар бу тыюларга протест белдерә.

Җомга көнне Согуд Гарәбстанында бер төркем хатын-кызлар хакимиятнең машина йөртү тыюларына карамастан, руль артына утырып урамга чыкты. Шулай итеп алар бу тыюларга протест белдерә.


Согуд Гарәбстаны хатын-кызлары машина йөртүне тыюга протест белдереп, урамнарда кычкырып йөрмәде. Аларга җиңелрәк юл тәкъдим ителде: чит илдә машина йөртү таныклыгы ала алган ханымнарга рульгә утырып урам әйләнү киңәше бирелде.

Мондый адымга баруны аларны узган айда бер ханымның тугыз көнгә төрмәгә ябылып тотуы мәҗбүр итте. Ул гарәп хатыны патшалык тарафыннан тыелуга карамастан, машина йөрткән видеосын төшереп YouTubeка җибәргән булган.

Согуд Гәрабстаны рәсмиләре мондый тыюны дин әһелләренә таянып кертте. Ваһһаби агымындагы руханилар хатын-кызның руль артына утыруына аяк терәп каршы.

Әл-Риядта урнашкан Согуди гражданлык һәм сәяси хокуклар берлеге җитәкчесе Мөхәммәт әд-Каһтани исә протестчыларга нык булырга чакыра.

“Илнең сәяси җитәкчелеге һәм зыялылар хатын-кызлар үз хокукларыннан мәхрүм булмасын өчен әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итәргә тиеш”, ди ул.

Такси гына кала

Җиддәдә яшәүче Согуди хатыны Ум Абдулла машина йөртергә ярамау аның көндәлек тормышында күп мәшәкатьләр тудыруын әйтә.

“Хатын-кызга хәрәкәт итү өчен бу яхшы булыр иде. Чөнки без хәзер авырлык кичерәбез. Мисал өчен, такси проблемасы бар, йөртүче буларак чит илдән эшче кулларны җәлеп итәргә кирәк. Бу финанс түгел, ә психологиягә бәрә торган мәсьәлә”, ди ул.

Башка хатын-кызлар бу уңайлык кына түгел, иминлеккә дә бәйле булуын искәртә.

“Әгәр мин машина йөртә алам икән, инде ир туганымнан мине кайдадыр алып бару турында сорарга кирәк булмаячак. Мин барлык хуҗалык эшләрен дә үзем башкара алачакмын. Балаларны мәктәптән алып кайту да хәл ителә. Һәм бу очракта таксист белән дә проблема тумый. Мин дә иминлектә булачакмын”, ди бер гарәп хатыны.

Ир кешеләр дә тыюларга каршы

Кайбер ир кешеләр исә бу тыюлардан шулай ук зарар күрә. Шуларның берсе Җиддә дә яшәүче Мөхәммәт әл-Наср моның аркасында эштә проблемнар булуын, яисә инде таксига акчаның күп китүен әйтә.

“Балаларны мәктәптән алып кайту яки хатынны табибка алып бару өчен җитәкчедән сорап китәргә кирәк. Әгәр минем хатыным үзе машина йөртә алса, мин болардан азат булыр идем. Шулай ук балаларым да ниндидер ят машина йөртүче белән түгел, ә хатыным белән үзләрен иминрәк хис итә”, ди ул.

Җиддәдәге гарәп хатыны Муна әл-Аср әгәр ахыр чиктә хатын-кызларга машина йөртү рөхсәт ителсә дә, ирләр тарафыннан басым булачагын әйтә. Чөнки юлда төрле хәлләргә очрарга мөмкин. Һәм ул вакытта инде ирләрдән мәрхәмәтлек көтү өметсез булачак.
XS
SM
MD
LG