Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Куйбышевта беренче мәртәбә Сабан туе узды


Көрәш мәйданы тулысы белән яшьләр кулына бирелде
Көрәш мәйданы тулысы белән яшьләр кулына бирелде

Самар шәһәреннән утыз чакрым ераклыкта урнашкан Яңа Куйбышев шәһәрендә тарихта беренче мәртәбә Сабан туе бәйрәме уздырылды. Олуг мәшәкатьне үз өстенә җирле “Туган тел” җәмгыяте алды.


Яңа Куйбышев шәһәренең “Туган тел” җәмгыяте рәисе Ринат Сыйтдиков намаз, уразаларны калдырмый, үзе көрәштән Русия чемпионы, спорт мәктәбен дә җитәкли. Аңа әлеге милли бәйрәмне оештыруның мәшәкатьләре, авырлыклары турында сорау юнәлттек.

"Беренчедән, без мәхәллә белән бик тыгыз эшлибез. Җәмгыятьнең шура әгъзалары – намаз кешеләре. Без татарны Ислам диненнән башка күз алдына китермибез.

Иганәчеләр ярдәмнәрен кызганмады. Самарда яшәп тә Яңа Куйбышев Сабан туена ярдәм иткән татарларыбызга олуг ихтирамыбыз. Банкларда эшләүче башка милләт вәкилләре дә күңелебезне сындырмады. Шулай да, шәһәр түрәләре чыгымнарның калын башын үз өсләренә алды", дип сөйләде ул.

Әйтергә кирәк, әлеге Сабан туеның үзенчәкле ягы да булды: татарча көрәш мәйданында тик яшьләр генә бил сынашты.

Әлеге бәйрәм турында тантананы алып баручы Ригил Курмаев фикерен дә белештек:

"Мәйданга меңгә якын кеше җыелды. Халык бәйрәмне бик яратты. Олысы-кечесе күмәкләшеп биеде. Егет кеше буларак, апа-әбиләр белән үзем дә биедем. Бала-чагалар да күп килгән иде. Шәһәр җитәкчеләре татарларга карата җылы сүзләр әйтте. Самар шәһәренең җыр, бию, шигърият ансамбле “Ялкынлы яшьлек” артистлары ике сәгатьлек концерт күрсәтте", диде Ригил.

Курмаев шулай ук бәйрәмнең сәяси, иҗтимагый әһәмиятен ассызыклап үтте. Әлеге чарадан үзенең канәгать калуын белдерде.

"Сәяси ягы да бар: татар туплана, дуслык җепләре яңартыла. Русиянең күпмилләтле дәүләт икәне күренә. Бу мөһим фактор. Бәйрәмгә егетләрнең һәм кызларның килүе дә – күңелле күренеш", дип тәмамлады ул сүзен.

XS
SM
MD
LG