Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы Сабан туенда ишәкләр узышты


Ярышта катнашучылар
Ярышта катнашучылар

Чаллы сабан туена яңалык керде. Бу көнне бәйрәм уңаеннан шәһәр ипподромында ишәкләр узышы оештырылды.


Йөзләрчә ел барган сабан туйларының үз йолалары, гадәтләре, кагыйдәләре бар. Әлеге милли бәйрәмдә элек-электән йөгереш, капчык сугышы, аркан тартыш, баганага менү, ат чабышы, көрәш кебек көч сынашулар булган. Еллар узган саен аларга яңалары өстәлә.

Атлар чабышы – һәр сабан туеның бизәге. Менә Чаллы җирлегендә чабышкы атларның көндәшләре барлыкка килде – узышка ишәкләр чыкты. Әлбәттә, ишәкләр юртаклар белән ярышырга чыкмады. Атлар җайдаклары белән бергә элеккечә узышты. Шушы чабышлар тәмамлангач кына, ипподромга ишәкләр чыкты.

Сабан туе мәйданы

Ишәкләргә балалар атланган иде. Сабан туеның үзәк мәйданында кызып-кызып бил алышкан, көлешә-көлешә чүлмәк ваткан бер вакытта, мәйданнан ике-өч чакрым читтә, ишәкләр узышы башланды.

Ярыш алдыннан ишәкләрнең берничәсе узыш сызыгына барудан баш тартты, киреләнде. Аларны арттан этеп, алдан тартып дигәндәй, тиешле урынга китереп җиткерделәр. Ярыш башлангач та, ишәкләр төрле якка таралышты. Кайсы туры, кайсылары уңга-сулга китте, берәүләре артка бара башлады. Халык, аеруча балалар, егыла-егыла көлде.

Ишәкләр бәйрәм ямен бозмаган

Ишәкләр ярышы хакында бәйнә-бәйнә сөйләүнең беркадәр сәбәпләре бар. Бу тамашаның сабан туе көн тәртибенә кертелүе мәгълүм булгач, мондый фикерләр ишетелде: “Ни өчен татарның зур бәйрәменә ишәкләрне чыгаралар, аларны катнаштыралар? Бу татар бәйрәмен мыскыллау булып тора бит”.

Ярыш тәмамлангач, без тамашаны күзәткән берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

“Бу ярыш балаларга тәрбия бирә. Хайваннарны яратырга өйрәтә. Әнә бит, кечкенә балалар әти-әниләре белән дәррәү кул чапты. Алга таба да шулай матур узсын”, дигән теләкләрен җитерде ишәк ярышын күзәтүчеләрнең берсе булган Зөфәр Халиков.

Ишәкләргә атланып узышкан кызчыклар да тамашадан канәгать.

Ишәк узышы

“Ишәктә чабу – искиткеч! Атларга караганда акрын чабалар, ләкин бик күңелле”, диде “Торпедо” кушаматлы ишәктә соңгы урыннарның берсен алган Вика Полукти.

Татар өчен ят булган ишәкләр узышыннан ризасызлык белдерүчеләр күренмәде. Сабан туеның әлеге мизгелен күрмәсә дә, “Мондый тамашалар халыкка, аеруча балаларга бик кирәк. Аларда хайваннарга карата йомшак хис уяна”, дип үз фикерен белдерде балалар язучысы Рәшит Бәшәр.
XS
SM
MD
LG