Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама ике ут арасында


АКШ халкы һәм сәясәтчеләр президентка Әфганстаннан гаскәрне чыгарырга куша. Хәрбиләр ашыкмаска чакыра.

Узган атнада Әфганстандагы НАТО һәм АКШ хәрби көчләре башлыгы Дэвид Петраус белән киңәшләшкәннән соң президент Барак Обама гаскәрләрне чыгару планын әзерли башлавы турында белдерде.

Хәрби җитәкчелек гаскәрләрне киләсе айдан башлап аз-азлап чыгара башларга тәкъдим итә. Обама исә, бүгенге көндә Әфганстанда хезмәт иткән 100 мең хәрбинең күпчелеген берьюлы чыгарырга кирәк, дип саный.

23 июнь Казанда әле төн булганда Обама бу планын игълан итәчәк. Чыгышын ул Әфганстан һәм Гыйракка иң күп җибәрелгән Нью-Йорк янындагы унынчы махсус хәрби бүлек алдында ясаячак.

Хәрбиләр Обаманы гаскәрләрне тиз чыгармаска чакырды. Президентның планы - 2014 елга кадәр илдә иминлек контролен тулысынча әфган көчләренә тапшыру, диде хәрби белгеч Себастиан Горка.

“Гаскәрнең хәзерге саны һәм Әфганстанның зурлыгын бергә алып караганда, коалиция көчләре чыгып киткәч - бу аерма бик зур булачак. Без аның кадәр җирне саклауны Карзаи хөкүмәте көчләренә генә калдыра алмыйбыз”, ди хәрби белгеч.

АКШ саклану министры урыныннан бу айда киткән Роберт Гэйтс шундый ук фикерне белдергән иде.
Гэйтс Кабулда 4 июнь булды


“Әфган халкы шуны белсен: без артыбыздан ишекләрне ябып чыгып китмибез. Без коалиция көчләрен чыгаргач та, әфган иминлек көчләрен өйрәтү һәм җиһазландыру эшен дәвам итәчәкбез”, дигән иде Гэйтс Кабулга килүендә.

Хәрбиләр ашыкмаска чакырганда, сәясәтчеләр һәм халык гаскәрләрне Әфганстаннан кайтарырга чакыра.

Фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, АКШ халкының 15% гына гаскәр чыгаруга каршы. Конгрессның 27 вәкиле, демократлар һәм республиканнар Обамага гаскәрләрне чыгаруны сорап хат җибәрде.
XS
SM
MD
LG