Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанга күпхатынлылык кайта


Абсаттар Мирзабәков икенче, өченче хатыны һәм балалары белән
Абсаттар Мирзабәков икенче, өченче хатыны һәм балалары белән

Советлар Берлеге вакытында күпхатынлылык тыелган иде. Шул вакыттан бирле аны СССР җирендә барлыкка килгән бер генә ил дә канунилаштырмады. Әмма коммунизм чорыннан соң күпхатынлылык мәсьәләсе бик кискен килеп басты.


1990 елда Казакъстан башкаласы Алматыдан Астанага күчерелде. Шул вакытта күп кенә хөкүмәт җитәкчеләре дә анда эшкә китәргә мәҗбүр булды. Аларның кайберләре беренче хатыннарын Алматыда калдырып, яңа башкалада икенче хатын тапты.

Шулай итеп, Казакъстанның Алматы шәһәре - “байбичәләр” (беренче хатын), ә Астана “тока”лар (яшь хатын) өчен дип йөртелә башлады.

Бу күпхатынлылык күренеше күбрәк югары җитәкчеләр арасында таралган. Чөнки алар төрле өстенлеккә ия.

Рәсмиләр әйтүенчә, Казакъстанда күпхатынлылык кануни түгел. Башка Үзәк Азия илләрендә хәтта берничә хатын тоткан өчен ике ел төрмә янаса, Казакъстанда 1998 елдан башлап күпхатынлылык өчен җәзага тарту юк.

Шинар апай күпхатынлыкка каршы түгел

Күпхатынлылыкны берничә тапкыр канунлаштырырга да тәкъдим иткәннәр, тик депутатлар моңа каршы чыккан. Казакъстанда уздырылган рәсми булмаган сораштыру күрсәткәнчә, ирләрнең 40% артыгы күпхатынлылыкны яклый. Хатыннар арасында тик 20% гына моңа каршы чыга.

Мәсәлән, Шимкент шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек Шинар апай өй эшләрен алып бара. Ул күпхатынлылыкка һич кенә дә каршы түгел. Хәзерге вакытта Шинар ханым зур өйдә биш баласы, ире һәм тагын аның ике яшь хатыны белән гомер кичерә.

Шинар Отеева - Абсаттарның беренче хатыны

“Мин күпхатынлылыкка каршы түгелмен. Безнең өйдә барысы да уртак. Бөтен балаларыбыз да безне “әни” дип йөртә. Бар урыннарга бергә йөрибез һәм эшләрне дә бергә эшлибез”, ди ул.

Байбичә Шинар апа ирләрнең күпхатынлылык турында ачыктан-ачык сөйләвен бик уңай кабул итә, ул бу мәсьәләдә ялганлауны яратмый.

Шинар апайлар гаиләсе Казакъстанда беркем аптырамый. Чөнки 40 яшен узган бай ирләр арасында күпхатынлылык киң таралган. Ә яшь хатыннар күбесенчә 20 белән 30 арасындагылар.

Парламент әлегә кире кагып килә

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев ике яшь хатыны бар дип әйткәне өчен кияве Рәхәт Алиевны үзеннән читләштерде. Һәм шуннан аңа коррупция һәм ватанга хыянәт өчен гаеп тагылды. Хәзер аның кияве чит илдә яши. Алиевның әйтүенә караганда, Назарбаевның никахлашмаган хатыныннан өч баласы бар.

Назарбаев аның дөрес түгеллеген, ягъни яшь хатыннары һәм балалары барлыгын җәмәгатьчелек алдында расламады.

Казакъстан парламентында күпхатынлылык мәсьәләсе ике тапкыр тикшерелде. Тик ул беркайчан да яклау тапмады. Беренче тапкыр бу хәл 2001 елны булды, аннары тагын парламентка моннан өч ел элек кертелде. Моның кире кагылуы хатын-кыз депутатларының каршылыгына нигезләнгән иде. Аеруча да яшь депутат һәм хатын-кызлар хокукын яклаучы Бәхет Сыздыкова моңа аяк терәп каршы торды.

“Әгәр күпхатынлылыкны рәсмиләштерергә әйтсәгез, күпирлелекне дә рәсмиләштерергә тиешсез. Болай булмаган очракта сез Конституциядә каралган хатын-кыз һәм ир кешенең тигез хокуклыгын бозасыз”, ди ул.

Казакъ халкы бу мәсьәлә кабат парламентка әйләнеп кайтачагына шикләнми. Шул ук вакытта берничә хатын алырга теләгән ир кеше муллага барып никах кына укыта.

Күрше Кыргызстан һәм Таҗикстанда берничә хатын-кызга өйләнгән ир кешегә никах уку тыелган. Казакъстанда мондый чикләүләр юк.

Алматының җәмигъ мәчете имамы Бәхтияр Хәсәналиев күпме никах укыганын белми. Чөнки аларны теркәү эше кертелмәгән. Ел башыннан бирле 400-500 булырга мөмкинлеген әйтә.
XS
SM
MD
LG