Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең алманнарга мөнәсәбәте яхшыра бара


Берлиндагы Рейхстаг бинасы
Берлиндагы Рейхстаг бинасы

22 июнь – Хәтер һәм хәсрәт көне уңаеннан ВЦИОМ ясаган нәтиҗәләр II дөнья сугышында катнашкан халыклар арасында русияләрнең алманнарга да хәзер яхшы мөнәсәбәттә булуын күрсәтә.


Әле узган гасырның 70 елларында гына да бала-чага авылларда ике төркемгә бүленеп сугыш уены уйнаса, каршы яктагылар, һичшиксез, “нимесләр” була һәм фашистлар белән аерма ясалмый иде. Гадәттә, алар гел җиңелә килде.

Авылда “сугыш турында ике серияле кино була” дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралыр һәм анда фашистларга каршы көрәш күрсәтеләсен һәркем дә алдан ук белеп куяр иде. Ул елларда Советлар Берлеге сугышта катнашкан халыкларга мөнәсәбәтне тикшермәсә дә, халык арасында алманнарга мөнәсәбәтнең алай ук җылы түгел икәнлеген яшь буын сизә иде.

Яшьләрнең Бөек Ватан сугышына карашы башкача

Бүгенге көн яшьләре II Дөнья сугышын үзенчә аңлый, анда катнашучыларга да үзенчә мөнәсәбәт белдерә. Шул ягы да бар – Бөек Ватан сугышында җиңүне хакимият һәрдаим күпертеп һаман искә төшереп торса да, яшь буынның шактый өлеше сугыш турында тарихны белми дә.

Русиянең җәмәгатьчелек фикерен тикшерү үзәге ВЦИОМ ясаган нәтиҗәләргә күз салсак, яшьләр өлкәннәргә караганда II Дөнья сугышында катнашучы илләрдәге халыкларга җылырак мөнәсәбәттә.

Алманнарга яхшы карашта булган яшьләр 42%ны тәшкил итсә, өлкәннәр арасында 30% кына.

Кеше гыйлемлерәк булган саен, алманнарга мөнәсәбәте дә яхшырак. Югары белемлеләрнең 44%ы алманнарны үз итә. Ә өлкәннәр арасында бу күрсәткеч 24%кына.

Германия – Европа илләренең терәге дә

Югары белемлеләрнең алманнарга җылы мөнәсәбәтенә, бүгенге Германия турында күбрәк белү, яхшы яшәрлек итеп тормышларын оештырулары, сыйфатлы машиналар “Mercedes-Benz”, “Audi”, “Porsche”, “Volkswagen”, “BMW” чыгарулары һәм озакка чыдам товарлар җитештерүләре дә тәэсир иткәндер.

Соңгы дөньякүләм икътисад кризисыннан соң, Европада тернәкләнеп китә алмаган илләр – Греция, Португалия һәм башкалар белән чагыштырганда, Германия аягында нык кына тора һәм әле бөтен еврозонаны да тотып тора.

Русиядәге яшьләр һәм югары белемлеләр илне һәм анда яшәүче халыкны үткәнгә карап түгел, ә бүгенге хәлен белеп үз итә.

Поляклар белән американнарны кимрәк яраталар

Гомумән алганда, II Дөнья сугышында катнашучы илләр арасында бүген русияләрнең алманнарга мөнәсәбәте финнар һәм британнар белән бер дәрәҗәдә дип әйтергә була.

ВЦИОМ илдә сугыш вакытында дошман булган итальяннарга һәм Советлар Берлегенең беректәшләре – французларга башкалар белән чагыштырганда хәзер иң яхшы караш булуны ачыклаган. Ә менә поляклар белән американнарны яратмаучылар Русия халкы арасында бүген күбрәк.

Русиядә башкалар белән чагыштырганда яшьләр һәм югары белемлеләр кайсы халык кына булмасын, аларга күбрәк хөрмәт белән карый.

ВЦИОМ әлеге сораштыруларны быел 18-19 июньдә, илнең 46 төбәгендә һәм республикаларда үткәргән. Фикер белдерүдә барлыгы 1600 кеше катнашкан.
XS
SM
MD
LG