Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмән президенты Казан очрашуына өметләр баглый


2010 елның гыйнвар аенда Азәрбайҗан, Русия һәм Әрмәнстан президентлары Сочида очрашты
2010 елның гыйнвар аенда Азәрбайҗан, Русия һәм Әрмәнстан президентлары Сочида очрашты

Казанда очрашыр алдыннан Әрмәнстан белән Азәрбайҗан президентлары Таулы Карабах низагына үз карашларын белдерде.

Чәршәмбе көнне Страсбургта Европа Шурасының Парламент Ассамблеясындагы чыгышында Әрмәнстан президенты Серж Саргсян бу атнада Казанда булачак очрашуга өметләр баглавын белдерде.

Арадашчылар тырышлыгы белән оештырылган әлеге саммитта Таулы Карабах низагын чишү килешүенең өлгесе әзерләнергә мөмкин.

"Әрмән җитәкчесе очрашуның нәтиҗәле булачагына ышана, әмма уңыш шулай ук Азәрбайҗан ягының мөнәсәбәтеннән тора", диде Саргсян.

“Безгә гадел һәм озын мөддәтле солых кирәк”, диде Әрмәнстан президенты.

Саргсян һәм Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев 24 июнь көнне Казанда АКШ, Русия һәм Франция тәкъдим иткән солых проекты турында сөйләшәчәк.

Саркисян: Азәрбайҗандагы режим әрмәннәргә каршы

Рәсми Бакуны Таулы Карабах низагын көч белән чишү юлын гына алга сөрүдә гаепләп, Әрмәнстан президенты “Азәрбайҗанда әрмәннәргә каршы режим утыра”, диде.

2007 елда Мадридта кабул ителгән солых килешүе шартларын да Баку үтәми, диде Саргсян. Шулай ук халыкара арадашчылар ярдәмендә кабул ителгән ул килешү территориаль бөтенлек һәм халыкларның үзбилгеләнү хокукы турында иде.

Алиев: безнең җәмгыять сезнекеннән аерыла

Саркисянның “Азәрбайҗандагы әрмәннәргә каршы расачылыгы” турындагы сүзләренә җавап итеп, президент Алиев, “агрессия корбаннары булган азәриләрнең кәефе Әрмәнстандагы кәефләрдән нык аерыла”, диде.

“Мадрид килешүенә килсәк, Азәрбайҗан берничә ел элек бу килешүнең шартларын алдагы сөйләшүләргә нигез итеп алачагын белдерде. Әрмәнстан да шулай эшләр, дип өмет итәбез. Килешү кабул ителсә, бер яктан Азәрбайҗанның территориаль бөтенлеге кайтарылачак, икенче яктан Таулы Карабах халкының үзбилгеләнү хокукы бозылмаячак,” диде Алиев.

1994 елда Ереваннан хәрби көч ярдәмендә әрмәннәр Азәрбайҗан җире саналган Таулы Карабах төбәген яулап алды.

Шул вакыттан бирле төбәкнең статусы мәсьәләсе хәл ителмәгән. Чик буйларында көч куллану дәвам итә.
XS
SM
MD
LG