Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия көчләре чик буенда халыкка ут ачты


Сүриянең хөкүмәт көчләре бүген Төркия белән чик буендагы качаклар лагерьларына якынлашты. Лагерьдан халык - барлыгы 10 меңләп кеше - көч кулланудан куркып Төркия җиренә керде.

Гаскәрләр чик буендагы Манаг авылына кереп халыкка ут ачкан, дип хәбәр ителә.

Хокук яклау оешмалары мәгълүматларына караганда, март аеннан бирле дәвам иткән бәрелешләрдә 1400ләп кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG