Accessibility links

Кайнар хәбәр

BaXtle төркеме Пугачева форматында түгел


"Baxtle" төркеме
"Baxtle" төркеме

25 июнь көнне Казанда узачак “Тынычлык яратылышы” фестивалендә бары тик 3 татар җыры яңгыраячак һәм алар “BaХtle” төркеме тарафыннан башкарылачак.


Бу ниндирәк төркем? Алар кайчан оешкан? Җырларын нинди жанрда башкара? Шушы һәм башка сорауларга җаваплар “BaXtle” төркеме солисты Айдар Мөхәммәтдинов белән әңгәмәдә.

- Айдар, “BaXtle” төркеме турында сөйләп кит әле. Ничек оештыгыз? Бу төркем каян барлыкка килде?

-
Җырлый башлавыбызга 1,5 ел тирәсе. 2010 елның гыйнвар аенда җыелыштык. Шуннан бирле җырлыйбыз, өйрәнәбез, төрле фестиваль, бәйгеләр, концертларда йөрибез. Мәсәлән, күптән түгел Мәскәүгә Алла Пугачеваның “Фактор А” бәйгесендә катнашып кайттык әле.

- Анда ничек барып эләктегез?

- Ул кастингка һәр башкаручы диярлек эләгә ала иде. Иң мөһиме – ике көнлек чиратны түзәргә кирәк. Чөнки бөтен Русиядән 5-6 мең кеше килде. Үзләренчә җырлый беләм дип санаучылар.

Беренче көнне кастингка эләкмәдек. Икенче көнне көчкә-көчкә беренче турга эләктек. Башта Гнесин исемендәге музыкаль көллият укытучылары алдында җырладык. Беренче турны үттек.

Икенче турда Ким Брейтбург дигән композитор алдында җырладык. Бу турны да үттек. Ә өченче турда Алла Пугачева алдында чыгыш ясарга кирәк иде. Башта бик каты мактадылар. Бик яхшы җырлыйсыз, диделәр. Ләкин “безгә кирәкле формат түгел” диделәр.

- Ә аларга нинди формат кирәк иде?

- Ничек начар итеп әйтмәскә икән... Аларга “попсовыйрак” формат кирәк иде. Без андый формат түгел!

- Ә менә сезнең төркемгә әйләнеп кайтканда, төркем ничек оешты соң? Дүртегез дә каян җыелыштыгыз?

Моңарчы без – Дина Венедиктова һәм мин “Barbeque” дигән ансамбльдә җырладык. Ул ансамбль белән шактый күп чыгыш ясадык. “7 йолдыз” фестивалендә катнашкан идек. Аннары танылып киттек инде бераз.

Таркалгач, BaXtle төркеме оештырдык. Эльвира Титова бу елны музыка көллиятен тәмамлады, шунда таныштык та, җырларга чакырдык. Ул консерваториягә укырга керергә җыена. Ә битбоксингтан кастинг оештырып, Максим дигән егетне таптык.

- Сез башкарган “a capella”, “beatbox” жанрлары татар эстрадасына ят. Халык ничек кабул итә сезнең төркемне?

- Хәзер, Аллаһка шөкер, татар халкы аңлый башлады. “А capella” үзе генә гомумән кызык түгел. Аны 5 минут тыңлыйсың да туясың. Шуңа күрә без “beatbox” кертергә булдык. Бу элемент җырга гомумән башка төсмер бирә. Бернинди фонограмма да кирәкми.

- Ә “Тынычлык яратылышы” фестиваленә ничек эләктегез?

- Дөресен генә әйткәндә, мин бу фестивальдә катнашырга заявканы соң җибәрдем. Заявка җибәрү мөмкинлеге 30 апрельгә кадәр иде, мин майның 2нчеме, 3нчеме көнендә генә, нәрсә булса – шул булыр дип, җибәргән идем.

2 атна көттем, бернинди хәбәр дә килмәде. “Ну ярый, эләкмәдек”, дип уйладым. 3 атнадан соң почтаны тикшерергә кергән идем, анда фестивальнең продюссеры Сергей Мироновтан хат: "Сезгә 10-15 минут чыгыш ясарга мөмкинлек, җырлагыз! Татарча җырлар кирәк сездән", диелгән.

- Фестивальдә нинди җырлар башкарачаксыз?

-
Татар халык җырлары “Әнисә”, “Җомга”, һәм “Җырлыйк әле”. Ләкин без ул җырларны үзгәртеп җырлаячакбыз, алар чын татар халык җыры булып яңгырамый.

- Гомумән, репертуарыгызны ничек туплыйсыз?

- Аралашып утырганда беребез “Менә минем бүген башка шундыйрак җыр килде әле” дип сөйләшеп китеп, уйлый башлыйбыз. Гомумән, нәрсә ошый, нәрсә йөрәкне дулкынландыра – шундый музыка һәм җырлар башкарабыз.

- Айдар, син узган еллардагы “Тынычлык яратылышы” фестивален күзәтеп бара идеңме?

-
Әлбәттә. Узган елны да катнашырга заявка җибәреп караган идем, ләкин аны да вакытында түгел, соң итеп җибәргәнмен.

"BaXtle" төркеме катнашучысы Айдар Мөхәммәтдинов
- “BaХtle”дан тыш төркем вәкилләре тормышта нәрсә белән шөгыльләнә?

- Дина Венедиктова музыка көллиятендә хор дирижерлыгы курсын укыта, консерваториядә аспирантурада укый. Эльвира Титова безнең төркемнән тыш сольный карьерасы белән шөгыльләнә. Максим Андреев – ул гомумән кызык кеше. Паркур дигән сәнгать белән шөгыльләнә.

Мин бу елны консерваторияне укып бетердем. Төрле чаралар белән кызыксынып, катнашып барам. Кинолар төшерергә яратам, мультфильмнар эшләү белән кызыксынам.

- Син хәзер укып бетергәч, үзеңә нинди төп һөнәр сайларга җыенасың?

- Мин Мәскәүгә китәргә һәм шунда эшләргә җыенам. Төркемне дә үзем белән алып китәсем килә. Бу темага сөйләшүләр берничә тапкыр булды. Берсе дә каршы түгел.

- Сезне төрле чараларда катнашырга еш чакыралармы?

- Хәзер, Аллаһка шөкер. Төрле чараларда чыгыш ясарга чакыручылар бик күп. Без хәтта аларның күбесендә катнашып өлгермибез.

- Ә син үзең нинди музыка тыңлыйсың?

-
Татар эстрадасын тыңламыйм. Менә минем мр3-плеерны карасаң, анда бернинди татар җыры да юк. Анда күбрәк чит ил җырчылары: Стиви Вандер (Stevie Wonder), "Вайс Гайс" (Wise Guys), "Дафт панк" (Daft Punk) юнәлешен үз итәм.

- “Тынычлык яратылышы-2011”дә катнашучылар арасыннан кайсыларын тыңлыйсың?

- “Gogol Bordello” төркемен бик яратам. Бу команда этник юнәлештән чыккан. Аларны Мадонна да бик яратып тыңлый. Ул хәтта алар турында фильм да төшерде. “Gogol Bordello” шаблон музыкантлар түгел, алар чын музыкантлар. Казанга килгәч, аларны барысы да яратыр, дип уйлыйм. Әлегә аларны белмиләр генә. Алар музыканы икенче төрле итеп, заманча итеп халыкка җиткерә белә.

“Неприкасаемые”ны бик яратам. Гарик Сукачевның энергетикасы миңа бик якын.

Гомумән, бу елгы состав бик көчле. Аларның күбесен белеп кенә бетермиләр.

- Ә нигә сез төркемгә “BaХtle” дигән исем сайладыгыз?

- Бәхетле төркемнәре күп инде. Кибет тә бар. Ә без менә исем сайлаганда, татарчадан да китәсе килмәде, чөнки без бит Казан төркеме. Һәм шул ук вакытта заманча яңгырашлы исем бирмәкче идек. Бу исемне Эльвира тәкъдим итте. Мәскәүдә “Бәхетле” кибетен “BaХtle” дип йөртәләр. Продюссерлар да бу исемне уңышлы дип саный.

- Продюссерлар белән килешү төзергә җыенмыйсыңмы?

- Чакырулар бар, ләкин әлегә иртәрәк, дип уйлыйм. Безнең “Jukebox trio” төркеме продюссерына эләгәсе килә. Мин аны бик тә ихтирам итәм. Чөнки ул бик кызыклы кеше. Үзенең проектлары белән яши, ул һәрвакыт эзләнүдә.

Ә калган күпчелек продюссерларның кимчелекләре: аларны проект, беренче чиратта, акча китерү ягыннан гына кызыксындыра. Андый продюссерлар белән эшли башлагач, синең үзеңнең йөзең югала.

Аларга синең нинди җыр башкаруың мөһим түгел. Сиңа нәрсә кызык булуы, аларны кызыксындырмый башлый. Шуңа күрә ашыкмыйбыз. Безне аңлый торган продюссер табылыр әле.

XS
SM
MD
LG