Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Илһам Алиев килде


Азәрбайҗан президенты Илһам Алиевны Казан һава аланында каршы алу
Азәрбайҗан президенты Илһам Алиевны Казан һава аланында каршы алу

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев җитәкчелегендәге рәсми вәкиллекнең Татарстанга рәсми сәфәре башланды. Көн тәртибендә - Таулы Карабах мәсьәләсендә сөйләшүләр.

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм башка югары дәрәҗәле кунакларны 23 июнь кичендә Казан һава аланында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсмиләр каршы алды.

Илһам Алиев кызлар китергән чәк-чәкне авыз иткәннән соң: "Вәгъдә иткәнчә килдем, җомга ярты көн булса да карап йөрербез", дип әйтте.

Азербайҗан президенты Илһам Алиев җомга, көннең икенче яртысында Казан Кирмәнендә Таулы Карабах мәсьәләсендә Әрмәнстан президенты Серж Саргсян һәм Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашырга тиеш.

Яклар нигазны чишү принциплары хакында килешер дип көтелә. Дөнья илләре Казан очрашуының уңышлы үтүенә зур өметләр баглый.


tatarstan.ru видеосы
XS
SM
MD
LG