Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль Сабан туена санаулы көннәр калды


Ижауда узган федераль Сабан туеннан күренеш, 2010 ел
Ижауда узган федераль Сабан туеннан күренеш, 2010 ел

Бу атнаның шимбә көне 2 июльдә, Екатеринбурда федераль Сабан туе узачак. Олы бәйрәмгә әзерлек чаралары бара.


Бу елны федераль Сабан туе 11нче мәртәбә уздырыла. Аны Бөтендөнья татар конгрессы карары белән оештыралар. Беренче федераль Сабан туе 2001 елны Сарытауда үткәрелде. Аннары Тольятти, Мәләкәс, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Ижау һ.б. шәһәрләрдә узды.

Татар-башкорт мәдәнияте бәйрәме Екатеринбурның “Локомотив” мәйданында үткәреләчәк. Сабан туенда татар-башкорт йортларыннан тыш, башка милләт: украин, рус, алман, удмурт, мари, осетин, кыргыз мәдәниятләрен тәкъдим иткән урыннар да булачак.

Сабан туен конгресслар оештыра

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бүлек мөдире Марс Тукаев белдергәнчә, Бөтендөнья татар конгрессының төп бурычы -- халык белән эшләү, делегацияләр китерү.

“Федераль Сабан туен оештыру эше конгресс өстендә, чөнки ул конгрессның эше. Һәрбер федераль Сабан туенда без төп оештыручылар булдык.

Марс Тукаев
Бу елны сабан туен оештыруда төп эш Свердлау өлкәсе татарлар конгрессына төште. Бөтендөнья татар конгрессы алдан ук бөтен төбәкләрдәге оешмаларга хәбәр итте, квоталар бүлеп бирдек. Һәм алар безнең белән элемтәгә кереп, делегация исемлекләрен җибәрде.

40тан артык төбәктән 500гә якын кеше әлеге федераль сабан туена килергә теләк белдерде.

Конгресстан без үзебез аерым автобуслар белән барабыз, үзебезнең хезмәткәрләр һәм татар зыялыларыбызны алып барабыз”.

2 көнлек чаралар

Сабан туеның мәдәни ягын Татарстанның мәдәният министрлыгы, Түбән Кама районы һәм Екатеринбур ягы оештырачак.

Сабан туе программасы ике көнлек, бәйрәм чаралары 1 һәм 2 июль көннәрендә узачак. Беренче көнне килгән кунаклар, делегацияләр өчен Г.Тукайның 125 еллыгы һәм федераль Сабан туе уңаеннан оештырылган бик зур концерт булачак. Ул чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишарин катнашыр дип көтелә.

Икенче көнне иртәдән кичкә кадәр Сабан туе бәйрәме, чаралар, уеннар, көрәш булачак. Гала-концертта Татарстан, Башкортстан һәм Свердлау өлкәсе сәнгать осталары, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов һәм башка бик күп артистлар чыгыш ясаячак.

Екатеринбур федераль Сабан туена 60-70 меңләп кеше килер дип көтелә. Бу шәһәрдә беренче тапкыр Сабан туе 74 ел элек үткәрелгән.

Киләсе ел федераль Сабан туе Владивостокта булыр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG