Accessibility links

2012 елда федераль Сабан туе Владивостокта узачак


2010 елда Ижауда үткән федераль Сабан туе күренеше
2010 елда Ижауда үткән федераль Сабан туе күренеше

Федераль Сабан туеның быелгысы әле үтмәгән, Екатеринбурда моңа әзерләнәләр генә, ә менә киләсе елда аның кайда буласы инде билгеле: Бөтендөнья Татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Ирек Шәрипов "Азатлык" радиосына, 2012 ел Сабан туеның Ерак Көнчыгышта, Владивосток шәһәрендә узачагын әйтте.


Федераль Сабан туеның Татарстаннан 7 сәгатьлек аерма булган ераклыкта узганы юк иде әле. Моңа кадәр алар Йошкар-Ола һәм Әстерхан, Мәләкәс һәм Ижау, Сарытау һәм Самар кебек Казанга да, Уфага да якын җирләрдә үткәрелеп килде. Быелгысы инде бераз ераграк, әмма барыбер татар-башкортка бик якын Урал ягында, Екатеринбурда узачак.

Татар арасында Сабан туе хәрәкәте туып килә

Ирек Шәрипов
Татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары итеп әле бер ай элек кенә расланган Ирек Шәрипов сүзләренә караганда, Сабан туйларын бар дөнья буйлап үткәрү эшенә тотынып Татар конгрессы да, Татарстан хөкүмәте бик дөрес эшләгән: бу эш хәзер елдан-ел көчәя, аңа яңа көчләр, торган саен күбрәк милләттәшләр кушыла бара.

Быел менә татар-башкортның шушы данлыклы бәйрәме Русиянең 80ләп төбәгендә, ә аннан читтә – 20ләп илдә узачак, ди Ирек Шәрипов. "Бу үсеш сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да: әйтик, Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә татар Сабан туена халык шәһәр көненә караганда да күбрәк килә, бу инде аны оештыру һәм үткәрү дәрәҗәсенең бик югары булуын раслап тора дип", горурлануын яшерми Шәрипов.

Тагын бер үзенчәлек шунда ки – беренчел чорда читтәге татарлар Сабан туен уздыру эшендә бары тик Татарстанга бик өметләнеп торса, хәзер инде төбәкләрнең зур өлешендә бар оештыру эшләрен дә үзләре ерып чыгарга тырышалар. Ни дисәң дә, инде тәҗрибә дә бар, урындагы татар эшмәкәрләре дә аякка басып килә.

Хәзер исә "Казаннан берничә артист җибәрсәгез җиткән, калганын без үзебез дә оештырабыз" диючеләр арта бара, шулай итеп Сабан туе хәрәкәте мөстәкыйль бер хәрәкәткә әйләнә бара, ди Шәрипов.

Башта татар Сабан туе, аннары APEC очрашуы

Киләсе ел федераль Сабан туен Тын океан ярларында үткәрү нияте Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның күптән түгел генә Владивостокта булуы вакытында туган. Ул аны шунда ук җирле җитәкчеләр белән уртаклашып, алардан фатиха да алып кайткан.

Узган атнада Ерак Көнчыгышта Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та булып кайтты. Ул Амурдагы Комсомольски, Хабаровскидагы татарлар белән очрашты, соңрак Владивостокта булды. Анда инде 2012 ел Сабан туен ничегрәк итеп оештыру мәсьәләләре җентекләбрәк каралды.

"Сабан туеның ул хәтле "ерак" киткәне юк иде әле", ди Ирек Шәрипов. Закиров сәфәре барышында Приморье җитәкчеләре аңа төбәкнең федераль Сабан туен кабул итәргә әзер булуын белдергән.

Шул ук елны, әмма сентябрь аенда Владивостокта, Азия һәм Тын океан төбәгендә хезмәттәшлек иткән илләрнең (APEC) югары дәрәҗәле очрашуы да узарга тиеш. Казан Универсиадага әзерләнгән кебек, Владивосток та бүген шушы зур чарага әзерләнә. Федераль Сабан туе шулай итеп шәһәрнең APEC җыенына әзерлеген дә сынаячак.

Федераль Сабан туйлары



ФЕДЕРАЛЬ САБАН ТУЙЛАРЫ

2001 Сарытау
2002 Тольятти
2003 Мәләкәс
2004 Йошкар-Ола
2005 Түбән Новгород
2006 Сарански
2007 Чиләбе
2008 Әстерхан
2009 Сембер
2010 Ижау
2011 Екатеринбур

ФЕДЕРАЛЬ АВЫЛ САБАН ТУЙЛАРЫ

2010 Гали
2011 Шыгырдан

.
XS
SM
MD
LG