Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда урыс мәктәпләре урынына казакъчалар ачыла


Урыстелле балаларның ата-аналары бирешергә уйламый
Урыстелле балаларның ата-аналары бирешергә уйламый

Казакъстан хакимияте илдә казакъ мәктәпләрен арттыруны максат итә. Тимертау шәһәрендә урысча укыта торган ике мәктәпне казакъ мәктәпләренә әйләндерү бу уку йортында балаларын укыта торган ата-аналарда канәгатьсезлек тудырган.


Тимертаудагы 1 мең 200гә якын урыстелле баланың ата-анасы сентябрьгә кадәр үз балалары өчен яңа мәктәп табарга тиеш. Әлбәттә, балалар казакъ телендә укырга теләк белдерсә, бу проблема аларны читләтеп уза. Чөнки 9нчы урыс лицее һәм 16нчы урыс-казакъ мәктәбе 1 сентябрьдән тулысы белән казакъча укытуга күчә.

Тимертаудагы рәсмиләр шәһәрдәге күп кенә урыс мәктәпләренең ярым-буш булуын әйтә, шул ук вакытта казакъ уку йортларында балалар бүлмәләргә сыймау сәбәпле, сабакны мәктәп коридорында алырга мәҗбүрләр.

Май аенда ата-аналарга үз балаларына яңа урыс мәктәпләре эзләргә кушканнар. Моның өчен алар ачуланып бу карарга каршы кампания башлаган. Аерым алганда, протест чаралары оештырганнар, парламентка һәм балалар хокукларын яклаучыларга шикаять язганнар. Киләчәктә президент һәм премьер-министрга кадәр барып җитмәкчеләр. Ләкин шуңа да карамастан, алар нәрсәдер үзгәрәчәгенә бик үк ышанмый.

9нчы мәктәптә баласын укытучы Татьяна Тычкова бик борчылуларын әйтә.

«Бу бик гаделсез. Ни өчен минем улым үзенең мәктәбеннән китәргә, ә аның урынына башка бала килергә тиеш? Минем улым 10нчы сыйныфка бара һәм бу аның психологиясенә тәэсир итәр дип борчылам», ди ана.

Хөкүмәт ана теле дәрәҗәсен арттырмакчы

Тимертаудагы хәлләр бөтен Казакъстанда да кабатлана дип әйтеп булмый анысы. Ләкин соңгы елларда казакъча укырга теләүчеләр һәм казакъ мәктәпләре арта баруы хак.

Җитәкчеләр моны илнең казакъ халкы артуы белән аңлата. Рәсми статистикага караганда, 1999 елдан башлап казакъларның саны 26% арткан, шул ук вакытта Казакъстанда яшәүче руслар 15%ка кимегән.

Башка Үзәк Азия илләреннән аермалы буларак, Советлар Берлеге таркалгач Казакъстаннан урыслар алай күпләп китмәде. Бүгенге көндә илдә урыс теленең өстенлек итүе шулай ук сер түгел. 2009 елгы җанисәп халыкның 85% урысча иркен аралаша, ә казакъ телен бары 64% кына белә дип күрсәтте.

Чынлыкта шәһәрдәге казакълар үз ана телләре белән чагыштырганда урысча яхшырак сөйләшә. Әмма бу инде яңа буынга кагылмаска мөмкин.

Чөнки Астанадагы хөкүмәтнең планнары зурдан. Алар 2020 елга илнең барлык халкы да казакъча белергә тиеш дип саный һәм моны тормышка ашыру өчен дәүләт теленең абруен күтәрергә тырыша.

2011-2020 елга караган телләрне гамәлгә кую һәм үстерү дәүләт программасы илдә казакъ мәктәпләрен арттыруны истә тота. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларында ана телен үстерүне, ә өлкәннәр өчен эш урыннарында казакъ телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар булдыруны максат итә.

Дәүләт оешмаларында да хәзер казакъ телен камил белү таләбе куела һәм бу башка оешмаларга да киңәш ителә.

Күптән түгел узган сайлауда президент вазифасына намзәтләр дә казакъ теленнән имтихан бирергә тиеш иде. Апрельдә кабат сайланган президент Нурсолтан Назарбаев ана телендә иркен аралаша һәм казакъ теле үсешен алга сөрә.

Урыслар Казакъстаннан китмәсме?

Әлегә никадәр казакъ мәктәбе ачылганы төгәл мәгълүм түгел. Чөнки программа узган елны гына гамәлгә керде. Һәм шул ук вакытта моңа басым ясалса, урысларның илдән китәргә мөмкинлеге кисәтелде. Тимертаудагы ата-аналар исә хакимият аларны ишетмәгән очракта, ачлык тоту белән яный.

«Без беркая да бармыйбыз. Ачлык тотабыз. Мин соңгы көнгә кадәр баланың документларын алмаячакмын», ди Марина Дҗамбурбаева.

Тимертау хакимияте исә казакъ мәктәпләре ачар өчен сәбәпләр булуын әйтә. Шәһәрнең мэр урынбасары Юрий Жулин казакъ мәктәпләре ачуны сорап ата-аналардан күп гаризалар килүен белдерә.

Аның сүзләренчә, шәһәрдәге 50% урыс мәктәпләре ярым-буш, калганнары исә 70-80%ка гына тулы.

Шул ук вакытта казакъ мәктәпләре ике сменага укытырга мәҗбүр.

«Инде дәресләрне коридорда укыту дәрәҗәсенә җитте. Һәм бу берничә ел дәвам итеп килә», ди ул.

Әгәр Тимертауда урыстелле мәктәпләр 16 булса, казакъча белем бирүче мәктәп бары өчәү генә. Калган 12 мәктәптә белем бирү ике телдә бара.

Шәһәр хакимияте урыс мәктәпләрендә укыган балаларны башка уку йортларына күчерергә ярдәм итәчәген әйтә. Шулай ук алар укытучыларны да эшсез калдырмаска вәгъдә итә.

Әмма урыс мәктәпләрен казакъчага әйләндерү юлыннан алар чигенергә уйламый.
XS
SM
MD
LG