Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгышны өйрәнү институты үзгәрешләр алдында


Казан (Идел буе) федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү институты Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты итеп үзгәртелә.


Көнчыгышны өйрәнү институты яңа урынга – элекке Татар дәүләт һуманитар педагогика университетының китапханәсе булган бинага күчте. Алты ел элек төзелгән ул. Дүрт катлы булуына карамастан, институт бүгенге халәте белән тулысынча анда сыеп бетмәячәк, бөтен эшләр дә бер урында гына бармаячак. Институт мөдире Җәмил Зәйнуллин сүзләренчә, студентлар лекцияләргә университетның башка биналарына да йөриячәк.

Быел институтка кабул ителүчеләр саны да, белгечлекләр дә моңа кадәр ничек булса, шул килеш калачак.

“Ниндидер яңа юнәлеш башлап җибәрү өчен аңа лицензия кирәк”, ди Зәйнуллин.

Халыкара мөнәсәбәтләр юнәлеше дә өстәлә

Озакламый институт исеме озынаеп, аңа “халыкара мөнәсәбәтләр” дигән сүз дә өстәлергә тиеш. Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты дип расланыр, мөгаен.

Җәмил Зәйнуллин
Институт мөдире урынбасары, исламны һәм төбәкләрне өйрәнү кафедрасы җитәкчесе Ренат Беккин университет ректорына нәкъ шундый тәкъдим ясаган булган.

“Фәрманын күрмәсәм дә, бу мәсьәлә хәл ителгән инде. Исеменә килгән вакытта зур бәхәсләр булган иде. Башта “халыкара мөнәсәбәтләр” дигән сүзне алга куярга теләделәр. Мин ректорга ул Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты булырга тиеш дип әйттем”, ди Беккин.

Университет җитәкчелеге фикеренчә, киләчәктә Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләргә игътибар зуррак булачак. Университет ректоры Илшат Гафуров, институт галимнәре белән очрашкан вакытта Русия төбәкләрен һәм дәүләтнең башка тармакларын чит илләр белән бәйләүче белгечләр әзерләү кирәклегенә басым ясаган иде.

Әлегә кадәр Ислам конференциясе оешмасында Русия вәкиленең икътисад мәсьәләләре урынбасары булып эшләгән, кайчандыр Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булган Ленар Латыйповның университетта халыкара мөнәсәбәтләр проректоры булып билгеләнүе дә югары уку йортында киләчәктә халыкара юнәлешнең көн кадагында булачагына ишарә ясый.

Советларда - Ташкент, хәзерге Русиядә - Казан

Әлеге хәлләр Казан университетының Көнчыгышны өйрәнү институты киләчәктә Русиянең сәясәтен алып баручы, шәрыкътә мәнфәгатьләрен яклаучы белгечләр әзерләүче бер үзәккә дә әйләнергә мөмкин дигән фикер тудыра.

Зәйнуллин сәясәт өчен белгечләр Мәскәүнең үзендә дә бик күп әзерләнә дигән карашта.

“Мәскәүнең мондагыга исе киткәне юк, эшләре Казан белгечләренә генә терәлеп калмаган. Мәскәү университетында Азияне һәм Африканы өйрәнү институты, Русия дәүләт һуманитар университетында Көнчыгыш юнәлеше бар. Тагын санап китсәм, Русия фәннәр академиясендә Көнчыгышны өйрәнү институты бик зур институт.

Мондагы хәлләргә килсәк, Татарстан җитәкчелеге Көнчыгышка бик зур игътибар итә. Ислам икътисады соңгы елларда бигрәк тә актуальләште. Төрле саммитлар оештырыла башлады. Казан ислам дөньясы белән багланышларны ныгытучы булып торырга тиеш. Бу юнәлеш Казан аркылы узарга тиеш”, ди Зәйнуллин.

Ренат Беккин
Аның сүзләренчә, Советлар Берлеге вакытында гарәп дөньясы белән бәйләүче үзәк вазифасын Ташкент үтәгән булган. Гарәп илләреннән килгән кунакларны ислам дөньясына якын булуга карамастан, Алма-Атага да, Фрунзега да (Бишкәк) йөртмәгәннәр.

Ренат Беккин фикеренчә, институт киләчәктә дәүләт хезмәте өчен дә халыкара мөнәсәбәтләрне, Көнчыгышны яхшы белгән белгечләр әзерләячәк. Аннан галимнәр, экспертлар, ислам финансы белгечләре чыгачак.

“Һөнәри ватанпәрвәрләр әзерләнмәсә дә, үз илен яраткан һәрбер югары белемле белгеч, алдан ук билгеле, ул илгә файда гына китерәчәк һәм монда шикләнерлек әйбер юк. Кешене уку үзгәртә”, ди Беккин.

Көнчыгыш, гарәп дөньясы аша Африкага

Беккинны исламны һәм төбәкләрне өйрәнү кафедрасын оештырып җитәкләү өчен бер ел чамасы элек махсус Мәскәүдән чакырып кайтаралар. Университет җитәкчелегенең максатларының берсе - ислам икътисады белгечләре дә әзерләү.

Беккин исә Казанда исламны төрле яклап өйрәнү мәктәбен булдырырга тели. Төбәкләрне һәм исламны өйрәнү кафедрасын булдыру бөтен институтны үзгәртеп коруның башы булып торуын әйтә.

“Әле ярты ел гына узды. Ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Алга таба план - исламны өйрәнүче Русиягә таралган күренекле галимнәргә алмаш әзерләү”, ди Беккин.

Шулай ук ул Көнчыгышны өйрәнү институтында Африка телләрен өйрәнүче кафедра булуын да тели.

“Казан университеты ректоры безнең кафедраның гына түгел, ә институтның үсеш юнәлешләрен сораган иде. Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты дип аталгач, аның максатлары да киңәячәк.

Тәкъдимнәребезнең берсе – Африка телләрен өйрәнү, йә булмаса Африканы өйрәнү кафедрасы төзү иде. Бүген бу юнәлеш Русиядә шулай ук үлеп бара торганнарның берсе. Ул кирәк, чөнки студентларга, аспирантларга Африка телләрен өйрәтердәй, үз тәҗрибәләрен тапшырырдай галимнәр бармак белән генә санарлык калды.

"Русиядә Африка телләрен өйрәнүнең хәле исламны өйрәнү белән бер дәрәҗәдәрәк, хәтта начаррак да дип әйтергә була", ди Беккин.

Җитәкче алышынырмы?

Университет даирәләрендә институт җитәкчесе Җәмил Зәйнуллинга июль аенда 65 яшь тула, ул җитәкче булып калырмы, әллә китәрме дигән сүзләр йөри.

Беккин, яңа җитәкче куела калган очракта, ул нинди үзгәрешләр яклы булыр, анысын әлегә әйтеп булмый, ди. Халыкара мөнәсәбәтләр юнәлеше дә өстәлгәнгә, җитәкчене читтән дә китерергә мөмкиннәр дигән карашта.

"Сезгә тәкъдим итсәләр, мөдирлеккә ризалашырсызмы?" дигән сорауга, “Миңа тәкъдим итүче булмады, бу хакта уйлап караганым юк”, диде. Әлегә ул, үзе җитәкләгән кафедра белгечлек бирә алсын өчен, документлар артыннан Мәскәүгә йөри.

Университетта гарәп теле дәресләре бирүдән башлап, кафедра оештырган, бүлек булдырып аны институт дәрәҗәсенә җиткергән; Кытай юнәлеше белән эш башлап җибәргән (Конфуций институты) Җәмил Зәйнуллин "һәркемнең үз сәгате бар, ул кайчанда булса сугарга тиеш" дигән карашта.

“Бу хәл була калса, бер дә гаҗәп түгел. Мин кафедра мөдире буларак та эшләргә хокуклы. Фән белән рәхәтләнеп эшләргә мөмкинлек туачак. Ә инде 65 бусагасын тутырганда ул гаҗәп түгел, Европа югары уку йортларында да җитәкчеләр бик тиз алышына. Элек университетта җитәкче башлыкларга 65 яшькә кадәр эшләү мөмкин иде. Кафедра мөдирләренә 70кә кадәр рөхсәт иттеләр”, диде Җәмил Зәйнуллин.

Шулай да университетта килешүләрен озайтсалар, билгеләнгән вакытны узып та, җитәкчелектә эшләүчеләр бар. Физика институты мөдире Альберт Аганов 70не тутырган. Юридик факультет деканы Илдар Тархановка да 68 яшь.
XS
SM
MD
LG