Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәнҗешәмбе Британиянең бюджет хезмәткәрләре эш ташлый


Британиядә пәнҗешәмбе көнне паспорт һәм таможня контроле, укытучылар һәм дәүләт хезмәткәрләре пенсия реформасына каршылык белдереп 24 сәгать эшләмиячәк. Англия һәм Уэльста өч меңнән артык уку йорты ябык булачак. Илнең һава аланнарында очышлар тоткарланырга мөмкин.

Британия премьер-министры урынбасары Ник Клегг 24 бюджет хезмәткәрләренең 24 сәгатькә эш ташлавының файдасы булмаячагын белдерде һәм һөнәр берлекләре белән хөкүмәт арасында сөйләшүләр башларга чакырды.
XS
SM
MD
LG