Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция кыскартулар планын кабул итте


Афинда демонстрантлар белән полиция арасында бәрелешләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00
йөкләү

Греция башкласы Афинда бүген урам җыенында катнашучылар белән полиция арасында бәрелешләр булды. Полиция пикетчыларга каршы күз яше чыгаручы газ кулланды.

Греция парламенты яңа кредит алыр өчен бюджетны кыскартуны һәм салымнарны арттыруны хуплады. Халык ачулы.

Депутатлар чыгымнарны 28 миллиард еврога киметү һәм салымнарны арттыру турындагы канун өлгесен беренче укылышта тикшерде һәм хуплады. Бу планны кабул итүне Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды таләп итә. Пәнҗешәмбе көнне кабат җыелып парламент бюджетны кыскарту чаралары турында үз тәкъдимнәрен ясаячак. Бу эшләр тәмамлангач, Грециягә чираттагы 12 миллиард евролык кредитка ия булачак. Барлыгы Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды Грециягә 110 миллиард евро вәгъдә итте.

Полиция белән бәрелешләрдә дистәләрчә кеше яраланды

“Бу юлы Греция халкының теләге белән хөкүмәт планы арасында зур аерма бар. Халык урамнарга чыкты. Мин Тессалоникидан килдем, балалар табибы булып эшлим. Миңа бу бюджетны кыскарту чаралары бик кагылмаячак, әмма мин балаларым һәм бу илнең киләчәге өчен борчылып килдем”, диде урам җыенында катнашучы Танасис Дидагелос исемле берәү.

Хезмәт хакларын киметү, салымнарны арттыру һәм хезмәтләндерү өлкәсенә чыгымнарны киметүгә халыкның 80% каршы.

"Халык инде болай да очын-очка ялгап кына яши. Бу карар кечкенә генә бер байлар төркеменә файда китерү өчен кабул ителде”, диде коммунистлар башлыгы Алека Пантелакис.

Афин һава аланыннан очкычлар очмады

Греция бөлгенлеккә төшсә, евро акчасы кулланган барлык илләрнең икътисадларына зыян булачак дип фаразлана. Европа банкларына булган зыян дөнья икътисадына да начар йогынты ясаячак.

Сишәмбе көнне Халыкара валюта фонды итеп билгеләнгән Кристин Лягард Греция сәясәтчеләрен илне бөлгенлектән саклап калу өчен берләшергә чакырды. Ул шулай ук бу очракта оппозициянең дә хакимияттәге партия белән бердәм булуын теләде.
XS
SM
MD
LG