Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты бюджет кабул итмичә ялга китмиячәк


АКШ Сенаты быел үзенең эш тәртибен үзгәртеп киләсе атнада да утырышларын дәвам итәчәк.

АКШ президенты Барак Обама канун чыгаручыларны бюджетны кабул итмичә ялга китмәскә чакырды.

Сенатның җәйге сессиясе вакытында бюджет кабул ителмәгән очракта АКШ август башында дефолт игълан итәргә мәҗбүр булачак.

Обама узган төндә журналистлар белән булган очрашуда икътисад турында сөйләде.

Халыкара валюта фонды Конгрессны АКШның дәүләт бурычларын түләвенә игътибарны киметмәскә чакырды. Бурычлар вакытында түләнмәгән хәлдә, дөнья икътисадына зур зыян булачак, диелгән фонд белдерүендә.

Президент Обама миллионер һәм миллиардерларга булган салым ташламаларын бетерергә, шулай ук нефть ширкәтләренә ташламаларны бетерергә чакырды.

“Әгәр АКШ бурычларын вакытында түли алмаса, моның АКШ һәм дөнья икътисадына йогынтысы зур булачак”, диде Обама.
XS
SM
MD
LG