Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия: башкаларны куып җитеп, узып киткән "казанышлар"


Мәскәү үзәгендә ОМОН үз фикерләрен белдерергә чыкканарны тоткарлый. 5май2011
Мәскәү үзәгендә ОМОН үз фикерләрен белдерергә чыкканарны тоткарлый. 5май2011

Русия генераллар саны белән – беренче, миллиардерлары белән – икенче, гади кешеләрнең иминлеге күрсәткече белән – дөньяда 175нче урында.

Әлеге исемлек дөньякүләм үткәрелгән төрле халыкара рейтинглар нигезендә эшләнде.

Русиянең "беренче урыннары":

- Халыкның күпләп кимүе. Русиядә яшәүчеләр соңгы сигез ел эчендә 2,2 миллионга кимегән. Бүген илдә 142 миллион 905 мең 200 кеше яши. Үлүчеләр саны белән Русия Украинадан соң икенче урында. Илдә елына 800 мең кеше үлә.

- Үз-үзләрен үтергән балалар һәм үсмерләр саны буенча Русия Европа илләре арасында беренче урында. Үз-үзләренә кул салучылар буенча Русия дөньяда Литва, Көньяк Корея, Казакъстан, Беларус һәм Япониядән соң алтынчы урында.

- Аерылышучылар.

- Ата-аналары баш тарткан балалар.

- Йөрәк һәм кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр.

- Яман шеш авыруы белән чирләүчеләр. Русиядә 2,5 миллион кешедә яман шеш авыруы бар.

- Кеше белән сәүдә итү.

- Бала төшерүчеләр саны. Русиядә һәр сәгать саен ана карынындагы 300 бала юк ителә. Кушма Штатлар белән чагыштырганда сигез тапкыр күбрәк.

- Һероин куллану. Дөньяда җитештерелгән барлык һероинның 21%ы Русиядә кулланыла. Әфьюнлы матдә булган наркотикларның 5%ы Русиядә кулланыла.

- Тартучы балалар.

- Читтән машина кертү. Русия шулай ук куллану вакыты чыккан иң күп чит ил машиналары йөргән ил дә булып тора.

- Табигый газ табу һәм аны читкә сату. Дөньяда табылган бөтен газның 35%ы Русиядә чыга.

- Урманнар күләме. Дөньядагы бөтен урманнарның 23%ы Русиядә.

- Нефть табу. Узган ел Русиядә 500 миллион тонна нефть табылган. Аны читкә сату буенча Русия дөньяда икенче урында.

- Тәмәке тартучылар. Русиядәге бар халыкның 39,1%ы тәмәке тарта. Икенче урында килгән Кытайда бу күрсәткеч 26%. Өченче урында килгән Кушма Штатларда бар халыкның 16%ы гына тәмәке тарта.

- Педофиллар саны. Рәсми мәгълүматларга күрә, 2009 елда педофиллар 124 мең тапкыр балаларга һөҗүм иткән. Русиядә бар җенси җинаятьләрнең яртысы балаларга карата кылына. Монда да ил беренче булып тора.

- Исерткеч эчемлекләр кулланучы үсмерләр. 11 яшьтән 18 яшькә кадәр булган русияләр исерткеч эчемлекләрне даими куллана.

- Ятимнәр саны. Илдә 760 мең ятим бала һәм миллионга якын кечкенә сукбай бар.

- Европа мәхкәмәсенә шикаять итү. Узган ел Европада кеше хокуклары мәхкәмәсенә 40295 шикаять җибәрелгән. Икенче урында Төркия (15206), өченче урында Румыния (11950) тора.

- Генераллар саны белән.

Русиянең "икенче урыннары":

- Ялган (контрафакт) товар җитештерү. Бу өлкәдә беренчелек Кытайда.

- Бюрократия. Бразилия дөньяда бюрократия иң нык үскән ил булып тора. Русиядән соң, өченче урында Польша килә. Эшмәкәрләр фикеренә күрә, Испания, Сингапур һәм Швеция бизнес үсеше өчен иң кулай илләр булып тора.

- Долларлы миллиардерлар. Беренчелек американнарда. Алманнар икенче урында.

- Интернетка таралган балалар порнографиясе. Беренчелек - АКШта.

- Төрмәләрдә утыручылар саны. Русиядә 100 мең кешедән 584 кеше ябылуда. АКШ беренче урында, Кытай өченче урынны алып тора.

- Мигрантлар килү. Елына Русиягә 10-12 миллион мигрант килә. Беренчелектә торган Кушма Штатларда елына 42,8 миллион мигрант килә. Бу күрсәткечләрдә Русиядән соң Германия, Согуд Гарәбстаны, Канада һәм Франция килә.

- Ялган дару сату. Кытай беренче урында тора. Русиядән соң Төркия, Бразилия һәм Чили килә.

- Корал сату. Күп еллар инде бу өлкәдә Кушма Штатлар беренчелекне беркемгә дә бирми. Британия - өченче, Франция – дүртенче урында тора.

Русия өченче урында:

- Пират дисклары чыгару. Елына 2,6 миллиард долларлык пират дискы сатыла.

- Машиналар урлау. Русиядә елына 119 мең машина урлана. Интерпол мәгълүматларына күрә, Италия машина иң күп урланган ил булып тора. Анда елына 300 мең машина урлана. Икенче урында торган Германиядә 140 мең машина урлана.

Русия дүртенче урында:

- Чит илләрдә сыену сорау. Гыйрак, Әфганстан, Сомали гына Русиядән алда тора. Елына 20 меңләп русияле чит илләрдә сыену сорый. Русия ватандашлары күп очракта Польша илчелегенә мөрәҗәгать итә. Русиядән сыену сораучылар арасында Австрия һәм Франция дә популяр булып тора.

- Исерткеч эчемлекләр куллану. Молдова, Чехия һәм Маҗарстаннан соң Русиядә елына кеше башына 16 литрга якын исерткеч эчемлекләр кулланыла.

- Кеше үтерү. Русиядә елына 100 мең кешегә 13 очрак теркәлә. Дөньяда Колумбиядә иң күп кеше үтерелә. Анда 100 мең кешегә 63 очрак туры килә. Аннан соң Көньяк Африка республикасы килә. Русия, Венесуэла белән Мексика арасында тора.

Русия бишенче урында:

- Үтерелгән журналистлар саны. Әлеге күрсәткечтә Русиягә кадәр Гыйрак, Филиппин, Колумбия һәм Мексика килә.

- Гайре бай гаиләләр. Русиядә 561 гаиләнең 100 миллион доллардан да күбрәк байлыгы бар. Бу күрсәткечтә АКШ (2692 гаилә) беренче урында тора.

- Балык тоту. Русиядә елына 4,1 миллион тонна балык тотыла. Бу өлкәдә Кытай беренче урында тора. Анда 53 миллион тонна балык җитештерелә. Шуның 11 миллион тоннасы тотыла, ә 42 миллион тоннасы сулыкларда үстерелә.

Русия җиденче урында:

- Саклану өчен тотылган акча. Дөньяда саклануга иң күп акчаны Кушма Штатлар тота. Аннан Кытай һәм Британия килә.

- Нефть ятмалары күләме.

- Халык саны. Русиядә 142 миллион кеше яши. Бер миллиард өч миллион кеше яшәгән Кытай дөньяда беренчелектә. Һиндстан икенче, АКШ өченче урында.

Русия 22нче урында:

- Үлем дәрәҗәсе. Русия бу күрсәткечтә Руанда һәм Камерун белән янәшә тора. Әле 2005 елда гына Русия үлем дәрәҗәсе белән 16нчы урында тора иде. Хәзер Сомали белән Руанданы да “узып киткән”.

Русия 38нче урында:

- Белем бирү сыйфаты. Әле өч ел элек кенә бу күрсәткечтә Русия 27нче баскычта иде.

Русия 57нче урында:

- Тормыш дәрәҗәсе.

Русия 101нче урында:

- Хөкүмәтнең эффектив эшләве. Русиядән соң Пакстан, Йәмән, Беларус һәм Иран килә.

Русия 134нче урында:

- Ирләрнең гомер озынлыгы. Русиядә уртача ирләрнең гомер озынлыгы 59 елдан әз генә артыграк. Ә хатын-кызларның гомер озынлыгы буенча Русия 100нче урында тора. Русиядә хатын-кызлар уртача 72 ел ярым яши.

Русия 159нчы урында:

- Сәяси хокуклар һәм ирек.

Русия 173нче урында:

- Матбугат иреге. Конго, Гамбия һәм Зимбабве белән бер дәрәҗәдә.

Русия 175нче урында:

- Илдә яшәүче кешеләр иминлеге.
XS
SM
MD
LG