Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида хәләл ризык җитештерелә


Ширкәт җитәкчесе Сергей Карпов һәм Әнәрбәк хаҗи Җунысов килешү имзалыйлар
Ширкәт җитәкчесе Сергей Карпов һәм Әнәрбәк хаҗи Җунысов килешү имзалыйлар

Моннан ике ел элек диярлек Омскида хәләл тавык ите җитештерелә башланган иде. Бүгенге көннән омскиларга тагы бер хәләл ит ризыгы белән туклану мөмкинлеге туды – шәһәрнең тиз туңдырылган ярымфабрикатлар эшләп чыгару ширкәтендә пилмән, кәтлит, манты кебек ризыклар җитештерелә башланды.


Чәршәмбе көнне хәләл ризык җитештерүчеләрнең предприятиесе – “Танылган ризыклар” ширкәте һәм Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте арасында хәләл ризык җитештерү буенча килешүгә кул куелды. Килешүне ширкәт җитәкчесе Сергей Карпов һәм Азия өлеше мөселманнары баш мөфтие урынбасары Әнәрбәк хаҗи Җунысов имзалады.

Ширкәт җитәкчесе Сергей Карпов сүзләренә караганда, 12 елдан артык эшләп килүче предприятие бер ел элек кенә яңа бинага күчкән, яңа җиһазлар, яңа технологияләр куллану хәләл ризык җитештерергә мөмкинлек тудырган.

“Бездә маркетинг бүлеге яхшы эшли, иҗтимагый оешмалар белән элемтәдә тора, әйтик, безнең ихтыяҗ сатуда, ә моңа кадәр дин кануннарына күрә безнең ризыкны куллана алмаган мөселманнар бар иде. Хәзер без аларның ихтыяҗын канәгатьләндерә алабыз”, ди Сергей Карпов.
Кәтлит әзерләүчеләр



Хәләл ит ризыклары җитештерү өчен бар мөмкинлекләре булган бу ширкәтне табу, сөйләшүләр алып бару Омскиның "Хәер-Ихсан" мәчете имамы Закир хәзрәт Шәрипов һәм шул ук мәчетнең юнәлешләр бүлеге җитәкчесе Мәгъҗан Җаваров өстендә булган. Ризыкны җитештерү барышын, шәригать кануннарының төгәл үтәлүен дә алар күзәтеп барачак.

“Хәләл ризык бары тик беренче сменада гына җитештереләчәк. Ит эшкәртелә торган өстәлләр чистартыла, зарарсызландырыла, ә иттарттыргыч, тәмләткечләр куша торган җайланма бары тик хәләл ит өчен генә кулланыла”, диде Әнәрбәк хаҗи Җунысов.

Хәләл пилмән, мантылар да хәләл тавык кебек Себер федераль округы мөфтияте сертификаты белән эшләнә. Сату асылда эре кибетләрдә, супермаркетларда булачак. “Җитештерү күләме сатылудан тора, әлегә без атнага бер генә тапкыр, бик зур булмаган күләмдә чыгара башлыйбыз”, ди ширкәт җитәкчесе Сергей Карпов.

«Ихтыяҗ бар, әмма шулай да халык өйрәнергә тиеш, хәбәрдар булу да бик мөһим. Мин торган йорт янындагы сатучылар, мәсәлән, без хәләл тавыкны рус кешеләре соравы буенча сата башладык, димәк, хәләл ит тәмлерәк тә, файдалырак та булуын аңлаучылар руслар арасында да бар икән. Омскида җитештерелүче бу хәләл ризык төньякка, Төмән өлкәсенә дә җибәреләчәк”, ди Закир хәзрәт Шәрипов.

Хәләл пилмән, манты, кәтлитләр җитештерү өчен ит өлкәнең татар һәм казакъ авылларындагы мөселман хуҗалыкларыннан китереләчәк.
Мөселман хатыны пилмән әзерли
XS
SM
MD
LG