Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уго Чавес яман шешкә каршы көрәшә


Уго Чавес Куба телевидениесе аша Венесуэла халкына мөрәҗәгать итте
Уго Чавес Куба телевидениесе аша Венесуэла халкына мөрәҗәгать итте

Венесуэла президентының халык күзеннән югалып торуы төрле имеш-мимешләргә сәбәп булган иде. Чавес Кубада операция ясаткан.

Өч атна чамасы вакыт Венесуэла президенты турында бер хәбәр дә булмый торды. Пәнҗешәмбе көнне кич Куба телевидениесе Уго Чавес чыгышын тапшырды. Элеккедән ябыграк күренгән 56 яшьлек җитәкче ике операция ясатканын белдерде.

“Операциянең икенчесе авыр, әмма уңышлы булды. Яман шеш күзәнәкләрен бетерү өчен тулысынча савыкканчы дәвалануны дәвам итәм”, диде Чавес.

“Тормышның бу авырлыгын җиңәргә карар иттем”, диде Венесуэла президенты һәм үз чыгышын дусты һәм беректәше Фидель Кастроның сүзләре белән тәмамлады.

“Җиңүгә таба алга! Без җиңәчәкбез! Кире кайтуыма кадәр!” диде Чавес.

Бу чыгышның кайчан язылганы да, аның Венесуэлага кире кайчан кайтачагы да билгеле түгел.

Киләсе антада Венесуэлада Латин Америкасы илләре җитәкчеләренең саммиты үтәргә тиеш иде. Хөкүмәт аның үтмиячәген белдерде. Шулай ук сишәмбе көнне Венесуэла бәйсезлекнең 200 еллыгын билгели.

Читтән идарә иткән президент

Чавесның сәяси һәм иҗтимагый тормыштан югалып торуы дөньяда һәм Венесуэланың үзендә имеш-мимешләр тудырды.

Оппозиция ил белән читтән идарә итү конституцияне боза, дип белдерде.

Чавесның Куба телевидениесендә ясаган чыгышы да вазгыятьне ачыклый алмады. Аның югында хөкүмәт белән идарә иткән вице-президент Элиас Хауа үз чыгышында, “күңелсезләнеп утырырга вакыт юк, берләшергә һәм эшләргә кирәк”, диде.

12 еллык президентлыгы чорында “ярлыларның дусты” Уго Чавес Венесуэланы социалистик илгә әйләндерде. Нефтькә бай булса да бу ил икътисади кризиска бата бара.

Чавесның элек тә тазалыгы яхшы түгел иде. Соңгы операцияләргә кадәр Чавес 2012 елда президентлыкка намзәт булачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG