Accessibility links

Кайнар хәбәр

Младич Һааг мәхкәмәсе утырышына барудан баш тарта


Ратко Младич
Ратко Младич
Босния сербларының элекке хәрби җитәкчесе Ратко Младич дүшәмбе көнне Һаагтагы халыкара мәхкәмә утырышына барудан баш тартты.

Младич 1990 еллар урталарында Босния сугышы чорында хәрби җинаятьләр, шул исәптән геноцид кылуда гаепләнә.

Младичның адвокаты Милош Шальич әйтүенчә, Младич, үз адвокатларының тулы исемлеге игълан ителми торып, мәхкәмә утырышларында катнашудан баш тарта.

16 ел чамасы качып йөргән Младич май ахырында Сербиядә кулга алынды һәм Һааг мәхкәмәсенә тапшырылды.
XS
SM
MD
LG