Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Русияне ингушетияләргә 130 мең евро түләтә


Европада кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия Ингушетия ватандашларына 130 мең евродан артыграк түләргә тиеш дип карар чыгарды.

Мәхкәмә Вельхиевлар белән булган хәлдә Русия хакимиятләре җитәрлек дәрәҗәдә тикшерү үткәрмәгән, дип белдерә.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, сүз Бекхен Вельхиев һәм аның гаиләсенең үлгән ир туганнары Бәшир хакында бирелгән шикаять турында бара.

2004 елның июлендә кораллы хәрби киемдәге кешеләр аларның өйләрендә тентү үткәрә һәм ирләрне сорау алырга алып китә. Шикаять итүчеләр хәрбиләр тентү вакытында берничә мең доллар урлаган, дип белдерә.

Назраньда Ингушетия эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре сорау алганда ирләрне кыйныйлар һәм Бәшир Вельхиев үлә.
XS
SM
MD
LG