Accessibility links

Болгар юллары киңәя


"А45" көймәсе
"А45" көймәсе

Казан Кирмәнендә Болгар шәһәрчеге белән Зөя шәһәр-утраучыгына баручы туристлар өчен уңайлы һәм очсыз транспорт булдыруга багышланган киңәшмә уздырылды.


Болгар шәһәрчеге белән Зөя шәһәр-утраучыгына баручы туристлар саны көннән-көн арта бара. Казан Кирмәнендә узган киңәшмәдә тарихи урыннарга баручы туристларны транспорт белән тәэмин итү, аеруча су юлы белән килү мәсьәләсе турында фикер алышу булды.

Биредә “Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы” ачык акционерлык җәмгыяте һәм “Флэгшип” җаваплылыгы чикләнгән оешма тәкъдим иткән көймәләр, катамараннар проектлары каралды.

Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев әйтүенчә, “Казан-Зөя-Болгар” маршрутында төзелүче причаллар туристларны инде икенче елга кабул итәргә әзер булачак.

"Туризмны оештыручыларга ул тарихи урыннарга бару өчен нинди төрдә, нинди тизлектәге һәм ничә кешелек көймәләрнең кулланылачагын билгеләргә кирәк. Башлангыч өчен боларны барларга, ә калганын тормыш үзе күрсәтер", ди Шәймиев.

Миңтимер Шәймиев “Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы” ачык акционерлык җәмгыяте тәкъдим иткән “А45” маркалы 250 млн. сум торган көймәгә кызыксыну күрсәтте. Әлеге көймәдә 150 кешелек урын ясалган, аның тизлеге сәгатенә 73 километрга җитә.

Яшел Үзәннең көймәләре инде 4 ел Красноярски су юлларында кулланыла. Көймәләрнең Татарстанда җитештерелүе бик мөһим, ди Шәймиев.

Туристларга без үзебез җитештергән көймәләрне тәкъдим итәчәкбез, бу мөмкинлекне беркемгә дә бирергә тиеш түгелбез, ди ул.

Киңәшмәдә шулай ук Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы тарафыннан ял итү, экскурсияләр өчен җайланган 12,5 километр тизлек белән йөрүче көймә һәм “Флэгшип” җаваплылыгы чикләнгән оешма тәкъдим иткән яхталар һәм катамаран тибындагы көймәләр кызыксыну уятты.

Казан “суда утыра”, без моны мөмкин кадәр кулланырга тиеш, ди Шәймиев. Җитештерүчеләргә шәһәр үзәгендәге су юлларын куллану турында уйлану һәм алар аша уза алырлык теплоходлар әзерләү бурычы куелды. Шәһәр су юлларыннан туристлар Казанны карап, тарихи урыннарга юл тота алачак.

Киңәшмәдә Болгар шәһәрчеге белән Зөя шәһәр-утраучыгына туристларның уңайлы һәм шул ук вакытта тиз барып җитү мәсьәләсенә дә игътибар бирелде.
XS
SM
MD
LG