Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитский үлемен тикшерүчеләр эшләренә җавапсыз караган


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский
Русия президенты каршындагы кеше хокуклары Шурасы Сергей Магнитский эшен тикшергән Русия эчке эшләр министрлыгының Тикшерү комитеты башкарган гамәлләрдә җавапсызлык һәм үзләренә файдага нәтиҗәләр ясау тапкан.

Hermitage Capital фонды юристын кануный булмаган эшчәнлектә шикләнелүне тикшерүчеләр үк үлем сәбәпләрен дә ачыкларга тырышкан. Алдан Магнитский үлеменә гаеплеләр исемлеге якын араларга игълан ителәчәк диелгән иде.

Кичә Шура башлыгы Михаил Федотов, иҗтимагый-хокукый экспертиза нәтиҗәләре Русия тикшерү комитетыныкы белән туры килә, дип белдерде. Алар әйтүенчә, 37 яшьлек юрист Мәскәүдә тикшерү барганда ябылу урынында медицина ярдәме күрсәтелмәгәнгә үлгән.
XS
SM
MD
LG