Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү кинофестивале “Дулкыннар”га өстенлек бирде


Июнь-июль айлары Сабантуйларга гына түгел, төрле кинофестивальләргә дә бай. Хәзерге вакытта Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә шуларның берсе бара, ә менә Мәскәүдәгесе инде тәмам. Русия башкаласында 33-нче Халыкара кинофестиваль 23 июньнән башлап 2 июльгә кадәр дәвам итте.

Соңгы атналарда Мәскәүдә мәдәни тормыш аеруча актив кайнады. Кино яратучыларга моның сәбәбе ачык: Мәскәү Халыкара кинофестиваленә бар дөньядан мәшһүр йолдызлар килеп төште. Башка кино чаралары өчен бу гадәти күренеш бүлса, Мәскәү моңа ияләшә бара гына. Чыннан да, фестивальне оештыручылар аны данлыклы Канн дәрәҗәсенә җиткерергә тырышалар, мөгаен. Режиссерлар, актерлар, фильмнар саны бихисап иде.

23 июньнән башлап 2 июльгә кадәр Мәскәү шәһәрендә 33-нче Мәскәү Халыкара кинофестивале барды. Төп бүләк өчен 17 фильм көрәшсә, чарада барлыгы 380 фильм күрсәтелде. Хөкемдарлар рәисе булып исә дөньякүләм танылган Чарли Чаплинның кызы Джеральдина Чаплин чакырылды.

“Дулкыннар”га – төп бүләк
Альберто Мораис

Төп бәйгедә җиңүне испан режиссеры Альберто Мораисның “Las olas” (“Дулкыннар”) фильмы яулады. “Алтын Георгий” дип аталган бүләкне режиссерга Джеральдина Чаплин үзе тапшырды. Фильм шулай ук “иң яхшы ир-ат” роле өчен бүләкләнде (әлеге рольне Карлос Альварес-Навойя башкарган).

Гомумән, фәлсәфи эчтәлекле фильмнарның җиңү яулавы табигый күренеш. Бу очракта да җиңгән фильм тирән фикерләргә этәрә. Аның сюжеты түбәндәгечә. Элек Испаниянең гражданнар сугышында катнашкан карт әлеге вакыйгалар белән бәйле шәһәргә кайта. Эчке тынычлыкны табар өчен, карт ерак вакыйгаларны искә төшерә башлый. Тәнкыйтьчеләр фильмны шактый катлаулы дип атыйлар.

Ә менә аның көндәше саналган “Шапито-шоу” фильмы бары тик хөкемдарларның махсус бүләгенә ия булган. Бу фильм, киресенчә, шаяртуларга, җырларга бай.

Иң яхшы режиссер эше номинациясендә кытай режиссеры Вонг Чинг По “Уч алу: Мәхәббәт тарихы” фильмы өчен бүләкләнде. Иң яхшы хатын кыз ролен башкаручы булып поляк актрисасы Уршула Грабовска табылды.

“Оскар” лауреаты Хелен Миррен исә актер сәнгатенең югарылыгына ирешү өчен махсус бүләк алды. Мөгаен, бу аның Бөекбритания патшабикәсен уйнаган роле өчен бирелгән.

Быел кинофестивальдә тагын бер номинация өстәлде. Биредә документаль фильмнар көч сынаштылар. Бу номинациянең яңалыгы күбрәк 3D форматына карый. Чөнки соңгы арада фильмнарны 3D форматында төшерү документаль кинога да килеп җитте.

Номинациядә җиңү яулаган “Hell and Back Again” (“Тәмугъка һәм кире кайту”) фильмы - АКШ һәм Бөекбританиянең уртак проекты. Ул Әфганстан сугышы вакытындагы афәтләрне сурәтли.
Бәйгедә барлыгы 7 тулыметражлы документаль фильм катнашты. “Pina” (“Пина”) һәм “Cave of Forgotten Dreams” (“Онытылган төшләр мәгарәсе”) фильмнары 3D форматында төшерелгән.

60 мең тамашачы

Фестивальны барлыгы 60 меңнәп кеше күзәтте. 488 сеанста 380 фильм күрсәтелде. Бу күрсәткечләр Русия фестиваленең абруе күтәрелүенә ишарәли. Тик оештыручылар, гадәттә, “Русия киносы” дәрәҗәсен күтәрәбез, дип әйтсәләр дә, рустан башка телдәге фильмнарны тәкъдим итмиләр.

Ә татар тамашачылары киләчәктә татар кинематографы да халыкара фестивальләрдә катнаша алыр дигән өметтә кала.
XS
SM
MD
LG