Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Һама шәһәрендә 22 кеше үлгән


Һамадагы протест чаралары
Һамадагы протест чаралары
Сүриянең Һама шәһәрендә иминлек көчләре һәм оппозиция яклылар белән бәрелешләр вакытында соңгы тәүлекләрдә 22 кеше үлгән, дистәләрчә кеше яраланган. Бу хакта Сүриянең кеше хокуклары оешмасы хәбәр итә.

Әлеге оешма җитәкчесе Аммар Кураби сүзләренчә, Сүрия гаскәрләре күпләп кулга ала башлагач, Һамада яшәүчеләр шәһәрдән китәргә мәҗбүр булган.

Сүрия хакимияте Һамада юлларны ябуда һәм хәрбиләргә һөҗүмнәрдә котыртучыларны гаепли.

Узган атнада әлеге шәһәрдә президент Бәшәр Әсадның китүен таләп итеп протест чаралары үтте. Анда йөз меңләп кеше катнашты.
XS
SM
MD
LG