Accessibility links

Полиция канунында 17 куркыныч мәддә бар



Хокук яклаучылар һәм белгечләр Русиянең “Полиция турында” канунында, ришвәтчелектән чыгып караганда, 17 аеруча куркыныч мәддә тапты. Бу хакта Transparency Internationalның Русиядәге бүлеге башлыгы Елена Панфилова белдерде.

Шундый куркыныч мәддәләрнең берсе – ялган булырга мөмкин дип шикләнелгән документларны кешеләрдән алу. Әмма канунда әлеге документларның ничек алынуы һәм ялган булырга мөмкинлегенең ничек тәфсилләнүе турында әйтелми.

Канунда тоткарланучыга телефоннан шалтырату мөмкинлеге бирү дә аныкланмый. Ул телефонны кем бирәчәге, түләүле шалтырату мөмкинлеге турында да әйтелми.

Панфилова Сергей Магнитский белән булган хәлне мисал итеп китерде. Тикшерү барганда ябу урынында ул бер ел буе телефоннан шалтырата алмаган. Төрмә җитәкчелеге техник мөмкинлекләр юк дип белдергән.
XS
SM
MD
LG