Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин парламент эшенә йомгак ясый


Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин

Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казанда Дәүләт Шурасының ярты еллык эшенә йомгак ясады. Аның журналистлар белән гадәткә керткән очрашуларының бусында да төрле темалар күтәрелде: сәясәт, туган тел, нефть салымнары, твиттер темасы да сөйләшенде.


Парламент рәисе сүзен 2011 елда Татарстан депутатлары башкарган эшләр белән таныштырудан башлады.

“Дума сайлауларында 14 урынны саклап калырга тырышачакбыз”

"Бердәм Русия" сәяси фиркасе киләсе Дума сайлауларында да үз көчен саклап кала алачакмы, дигән сорауга җавап итеп, Фәрит Мөхәммәтшин, табигый буларак һәр сәяси партия Дәүләт Думасына үз депутатларын күбрәк сайлатырга тели, шуңа киләсе сайлауларда эш җиңелләрдән булмаячак, диде.

Фәрит Мөхәммәтшин, федераль кануннарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, киләсе парламент сайлауларында сайлаучыларның 5%лык тавышын җыйган фирка парламентка сайлана алачак, дип белдерсә дә, бу барьер 2016 елгы сайлауларда гына гамәлгә керәчәк әле.

“Вәкаләтләр җирле хакимияткә бирелергә тиеш”

Очрашу сәгать ярымга сузылса да, күп журналистның сораулары бирелмичә калды
Фәрит Мөхәммәтшин үзәк хакимиятнең кайбер вәкаләтләрен җирле хакимиятләргә бирергә кирәк дип саный. “Бүгенге көндә Европа хартиясе принципларын тормышка ашырырга: вәкаләтләрне төбәкләр, муниципаль берәмлекләр арасында бүләргә кирәк.

Төрле дәрәҗәдәге хакимият үз вәкаләтләре нигезендә мөмкин булганча авырлык алырга тиеш. Без, вәкаләтләрне федераль үзәккә биреп, бик күп конкрет кешеләрне урыннардагы теге яки бу проблемаларны хәл итүдән читләштерәбез.

Без кайбер бик әһәмиятле мәсьәләләрне контрольгә ала алмыйбыз. Чөнки алар өчен федераль органнар җаваплы. Безгә канун инициативалары белән чыгарга һәм бу мәсьәләләрне федераль кануннар белән җайга салуны сорарга туры килә.

Әйтик, салым сәясәтен дә яңабаштан тикшерергә кирәк. Безнең салымнарның 70%ы Мәскәүгә китә, бары тик 30%ы гына үзебездә кала. Ул да вәкаләтләр пирамидасы кебек төзелгән”, ди Фәрит Мөхәммәтшин.

“Татар телен саклау гаиләдән башлана”

Парламент рәисе татар халкы үзенең телен, гореф-гадәтләрен сакласын өчен, ниләр эшләргә кирәк, дигән сорауга җавап итеп, иң беренче эш гаиләдән башланырга тиеш, ди.

"Һәрбер халык үзенең телен, динен, гореф-гадәтләрен сакларга тырыша. Республиканың дәүләт органнары да моңа мөмкинлекләр тудырырга тели: бездә ике дәүләт теле хөкем сөрә.

Вакыт-вакыт ниндидер дәгъвалар килеп чыга. Без татарлар кабаттан татар телен өйрәтергә мәҗбүр булабыз. Әмма барлык татарлар да яхшы татарча сөйләшә башлады, дип әйтә алмыйбыз.

Без татар телен өйрәтмиләр дип, укытучыларны гына сүгәргә яратабыз. Әмма бу дөрес юнәлеш түгел. Укытучы дәрестә татар телен өйрәтә, ә өйгә кайткач балалар әти-әниләре белән русча сөйләшә, татар телен оныталар. Безгә үзебезне сүгәргә, эшне үзебездән башларга кирәк", дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Өч балалы гаиләләргә Татарстанда да җир биреләчәк

Парламент рәисе, 3 балалы гаиләләргә җир бирү турындагы канунны гамәлгә кертү мәсьәләсен дә аңлатып үтте.

"Федераль үзәк кануны – ул бер мөмкинлек тудыра торган кыса кануны гына. Ә ул өч балалы гаиләләргә җирне кай тирәдән бирергә, ул гаилә җирне алып, икенче көнне сатмасмы, ата-аналар аерылган очракта балаларның җир өлеше белән ни булачак, дигән борчулы мәсьәләләр бар. Бу турыдагы канунны без икенче, өченче укылышта бу мәсьәләләрне дә күз алдында тотып тикшерәчәкбез", ди Мөхәммәтшин.

“Сорауларыгызны твиттердан языгыз”

Дөнья бик тиз үзгәрә, ди парламент башлыгы заманча технологияләргә ишарә итеп. Ул үзе дә соңгы араларда твиттердан файдалана башлаган. Миңа аннан тәнкыйтьләр дә килә, тәкъдимнәр дә була. Әмма күпчелек мин кайда барсам анда күргәннәрем белән уртаклашуымны үтенә, ди ул.

Твиттердан үзегезне кызыксындырган сорауларны языгыз, мөмкинлегемә карап барыгызга да җавап бирергә тырышырмын дип, ул сәгать ярымлык очрашуны тәмамлады.

Парламент рәисе булуына 20 ел!

Шуны да әйтергә кирәк, 5 июль көнне Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Дәүләт шурасы рәисе булып эшли башлавына 20 ел тулды. Ул Татарстанда гына түгел, Русия төбәкләре арасында да тәҗрибәле сәясәтчеләрдән санала. Хәзерге көндә ул берүк вакытта Европа шурасында да җирле регионнарның мәдәният һәм мәгариф комитетының җитәкчесе булып тора.
XS
SM
MD
LG