Соңгы ике көндә Татарстан суларында 15 кеше батып үлгән. Бу нигездә ярамаган урында су керүчеләр һәм алкоголь кулланучылар. Бүген Татарстан президенты вазифаларын башкаручы - премьер-министр Илдар Халиков кичекмәстән районнарда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау комиссияләрен җыеп, су керү урыннарында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен шартлар күрүгә йөкләмә бирде. Аерым алганда ул су буйларын тикшерү һәм халык арасында аңлату эшләре алып бару кирәклеген әйтте.