Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Пакстан хәрбиләренә ярдәмне туктатырга мөмкин


Кушма Штатлар хөкүмәте террорчылык белән көрәш алып бару тиешле дәрәҗәдә булмау сәбәпле, Пакстан хәрбиләренә ярдәмне туктатырга мөмкин.

Югары түрәләргә нигезләнеп New York Times газетасы ике миллиард долларлык ярдәмнең 800 миллионы туңдырылуын әйтә.

Соңгы атнада Исламабад Пакстан хәрби бүлекләре гаскәрләрен әзерләү американ программасын туктатты. Шулай ук ил хакимияте АКШның үзәк күзләү идарәсенең Әфганстан белән чиктәге сугышчыларга каршы пилотсыз очкыч рейдлары ясау өчен кулланылган ныгытмасын ябарга планлаштыра.
XS
SM
MD
LG