Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәр алтын ялтырарга тиеш


Гөлназ Тарханова
Гөлназ Тарханова

Бүгенге көндә татар интернеты үсештә булса да, күп кенә татар сәхифәләре бизәлеше, дизайны ягыннан калыша, дип санала. Бу өлкәдә әүзем эшләүчеләрнең берсе яшь веб-дизайнер Гөлназ Тарханова белән веб-дизайн, татар сәхифәләре бизәлешенең милли үзенчәлекләре хакында сөйләштек.


Һәр ялтыраган әйбер дә алтын булмый, диләр. Бу гыйбарә татар интернетына кагылмый, дип әйтергә мөмкин. Чөнки татар интернетында яхшы эчтәлекле, файдалы, алтын бәһасенә тиң сайтлар күп. Әмма аларның күбесе, кызганычка каршы, әле ялтырамый һәм дизайн ягыннан, кулланучыларга тәкъдим итү ягыннан, сыйфаты ягыннан эшкәртелеп бетмәгән.

Татар дизайнерлары, татар веб-дизайнерларына ихтыяҗ зурдан. Моңа кагылышлы мәсьәләләр күп кенә бәйгеләрдә күтәрелде – мәктәп сайтлары
арасындагы бәйгеләрдә, “Белем җәүһәрләре”, “Татнет йолдызлары” һәм башкаларында.

Татар интернеты челтәрендә булган әлеге проблема хакында фикер алышуга, әңгәмәгә без әле яңа башлап килүче дизайнер һәм веб-дизайнер Гөлназ Тарханованы чакырдык. Кулланучыларыбызга инде әйтеп китик: хәзерге вакытта Тарханова Гүзәлия сайты сайты дизайны, Qazan Radiosi сайты һәм менә “Белем җәүһәрләре” бәйгесе сайты дизайны – Гөлназ хезмәте.

Инде күп кенә яшь балалар кечкенә чактан ук үзләренең дәфтәрләрендә, көндәлекләрендә матур итеп чәчәкләр һәм башка рәсемнәр төшерә. Ә үсеп җиткәч алар бу сәләтләрен үстерми, ул әкренләп юкка чыга бара. Ә сез дизайн һәм, гомумән, веб-дизайн белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?

Мин веб-дизайн белән күптән түгел генә, былтыр шөгыльләнә башладым. Ә, гомумән, дизайн өлкәсе мине мәктәп чакларымнан ук кызыктыра иде. Кызыксынуым рәсем дәресләрендә уянды. Бирем буенча рәсемнәрне ясап, әлеге процесстан ләззәт ала идем.

Былтыр Петербур шәһәренең Тармакара квалификация күтәрү институты программасы нигезендәге курслар үттем, сертификат алып, веб-дизайн белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башладым. Шуны да әйтәсем килә: миңа веб-дизайнның кодлар белән эшләү өлеше аеруча ошый төшә.

Ягъни дизайн белән веб-дизайн алар икесе ике әйбер, гади дизайнер веб-дизайнер дигән сүз түгел, ә веб-дизайнер әле чын дәрәҗәсендә дизайнер булмаска да мөмкин. Дөрес уйлыйммы?

Әйе.

Татар интернеты турында сезнең фикерне ишетәсе килә. Сезнеңчә нәрсә ул “Татар интернеты” һәм аны дизайнер буларак, якын киләчәктә нинди итеп күрергә теләр идегез?

Минем үземә татар интернеты дөнья өчен ачык булмаган бер зур хәзинә кебек тоела. Татар тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын, музыкасын, гореф-гадәтләрен һ.б. өлкәләрен алсак, без бит бар яктан да бик бай халык. Шуларның барысын да татар интернеты чагылдырырга тиеш, дип уйлыйм.

Әмма татар интернеты өчен бу хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә кирәк, кирәкме ул?

Бик кызык сорау. Менә ничек әйтим... Күз алдына сөт өсте ягылган тәмле ипи кисәген китерегез. Әйтик, ул татар сәхифәләрнең татар телле контенты. Ә менә шул майга бал яксаң, тәмлерәк була, шулай бит? Менә бу бал татар сәхифәләрнең милли бизәлеше. Әлбәттә, дизайн сайтның тематикасына туры килергә тиеш. Әмма милли бизәкләрне урынлы куллансаң, ул тагын да матуррак күренер.

Кем дә булса сайт ясарга, яки сайтына редизайн ясарга тели, ди. Ул үз сайтының матур һәм үзенчәлекле стильдә булуын телидер. Бу кешеләргә, веб-дизайнер буларак, нинди киңәшләр бирер идегез?

Иң беренче чираттан шунысын әйтер идем: татарча сәхифәләрнең саны күп түгел. Әлбәттә, татнетыбыз, бер яктан, массакүләм мәгълүмат чаралары, укытучылар, мәктәпләр сайтлары белән байый, әмма икенче яктан, татарның бай дөньясын чагылдыра торган башка сайтлар җитеп бетми.

Дизайнга килгәндә, сайт ясаучыларыбыз үсешнең әлегә беренче этапларында гына. Алар татар интернетына җан өрдерергә тырыша, контентка күбрәк игътибар бирә, чөнки безнең интернеттагы татар телле мәгълүматка ихтыяҗыбыз зур. Ә бизәлеш – бу татнет үсешенең алдагы этабы. Безгә әле бу өлкәдә үсәргә дә үсәргә.

Әйтик, кайбер сайтларда милли бизәкләрне бер тәртиптә тезделәр дә куйдылар. Алар бер төстә, шул ук төстә я меню, я мәкаләләрнең башламнары. Әмма барысы да гармониядә түгел, алар аерым бер элементлар булып калды. Кеше нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап булмый.

Тагын бер момент: татар хәрефләре кермәгән төрле матур шрифтларны куллану. Башка хәрефләр арасыннан татар хәрефләре аерылып тора. Бу сайтны боза гына. Башка хаталар да күп, аларны бер интервью эчендә аңлатып өлгереп булмый.

Сайт ясарга әзерләнүчеләргә теләгем шундый: ясарга теләсәгез, сайтыгыз, аның битләре бердәм стильдә булсын. Әгәр инде сез төрле бизәкләр өстәргә яратучылар саныннан икән, дизайн ясаганда игътибарлы булыгыз. Бар элементлар да гармониядә булырга тиеш, шул ук вакытта сайтны чуарламагыз.

Дизайн – ул иҗади процесс. Тиешле нәтиҗәне булдыру өчен, төрле экспериментлар ясап карагыз. Барыгызга да иң зур теләгем – сайтны кулланучылар өчен уңайлы итеп ясагыз: стиле күзгә ятышлы, уңайлы булсын.

Кулланучыга уңайлык дигәннән: сайт ясаучыларның кайберләре графикадан артык куллана. Интернетка тоташу тизлеге әкрен булса, сайт авыр ачыла, кайбер кулланучылар сайт ачылганны көтеп тормый китеп тә барырга мөмкин.

Бу кулланучыларга графиканы җиңеләйтү өчен нинди программалар файдаланырга тәкъдим итәсез. Гомумән, графика куллану ягыннан киңәшләрегез нинди?


Бу яктан, әлбәттә, барыбызга да таныш булган Photoshop ярдәм итә. Әлеге мәсьәләдә күләм-сыйфат балансы сакланырга тиеш. Беренчедән, рәсемне сыйфатны югалтмаслык кысарга тырышырга кирәк, анысын инде күз белән чамалыйсыз.

Икенчедән, сыйфатны саклыйм дип, рәсем авыр булырга тиеш түгел, сайтта ул сезнең озак ачылачак. Түләүле хостинг куллансагыз, урынны күп алачак. Шуны да онытмаска кирәк, рәсемнең “разрешениесе” зур булырга тиеш түгел, чөнки кайбер кулланучыларның монитор экраннары аны “сыйдырып” бетермәскә мөмкин.

Тагын бер шундый кызык кына сорау бирергә телим, конкурентлардан куркасызмы?

Гомумән, конкуренция файда гына китерә. Заказ бирүчеләргә сайлау мөмкинлеге тудырыла, ә заказ үтәүчеләргә – өстәмә стимул гына. Конкуренция үсеш өчен кирәк ул.

Яңа башлап җибәрүче буларак шулай әйтим: бу өлкәдә профессионал булырга телим, шуңа күрә миннән дә яхшырак дизайн ясаучылардан иң яхшы дизайн ысулларына өйрәнергә әзер, ә инде үз чиратымда башкаларга үрнәк булсам, бик шат булыр идем.

Бер урында тору, ул артка баруга тиң. Ә инде татарларда артка бару дигән сүз булмагач, без бер урында торырга тиеш түгел, без алга барырга тиеш.

* * *

Гөлназ биргән киңәшләр һәрберебезгә дә файдалы булыр,
дип уйлыйм. Гомумән, һәр сайт ясаучы кулланучылары өчен эчтәлеге ягыннан да, дизайн ягыннан да – һәр яктан да яхшы сайтлар ясап тәкъдим итсен иде. Сезгә уңышлар теләп калабыз, Гөлназ.
XS
SM
MD
LG