Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида Сабан туе үтте


Сабан туе чибәре Мария Мельник, батыр Алексей Арыков
Сабан туе чибәре Мария Мельник, батыр Алексей Арыков

3 июль көнне халкыбызның милли бәйрәме Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесе үзәге Хабаровски шәһәрендә бәйрәм ителде. Хабаровски шәһәре тарихында бу сигезенче Сабан туе булды.


Гадәттәгечә, Сабан туе шәһәрнең Ленин исемендәге стадионында үтте. Иртәдән үк яңгыр явып торса да, Сабан туе аланына халык шактый җыелган иде.

Соңгы елларда Татарстан республикасының күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, танылган артистлары да Ерак Көнчыгыш Сабан туйларының даими кунакларына әйләнде. Быел Татарстан вәкилләре Хабаровски төбәгенә республика премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева җитәкчелегендә килде.

Министрлар кабинеты аппараты хезмәткәре Ренат Вәлиуллин, гармунчы Ринат Вәлиев, җырчылар Рөстәм Асаев һәм Чулпан Әхмәтшиналар бер-берартлы төбәкнең ике шәһәрендә – Амурдагы Комсомольски һәм Хабаровскида үткән Сабан туйларында катнашты.

Сабан туе бәйрәменә татарстаннар милли бүләкләр, күчтәнәчләр алып килгән. Бәйрәмгә кунаклар Амурдагы Комсомольски шәһәреннән һәм Сахалин утравыннан да килде.

Быелгы Хабаровски Сабан туе “Татарстан безне ярата, ә без Татарстанны!” дигән шигар астында узды. Бәйрәмчә бизәлгән сәхнәнең кырыена “КамАЗ” машиналары куелган иде.

Сабан туе Звездочка һәм Стрелка исемле атларның чыгышы белән ачылды. Рәсми котлаулардан соң концерт программасы башланды. Анда Татарстан артистлары чыгышы милли бәйрәмнең бизәге булды.

Гер күтәрүдә ярышу, капчык белән бәрешү, аркан тартышу, милли көрәш, баганага менү кебек ярышлар белән беррәттән бәйрәмгә килгән гаиләләр һәм балалар арасында да төрле бәйгеләр үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләр дә бик күп әзерләнгән иде.

Хабаровски Сабан туе батыры булып инде өченче ел рәттән спортчы (грек-рим көрәшеннән профессиональ спортчы) Алексей Арыков калды. Аңарга бәйрәмнең иң зур бүләге – тәкә һәм ноутбукны “Сабан туе гүзәле” исемен яулап алган Мария Мельник тапшырды.

Хабаровскида милли бәйрәмне оештыруга ел саен Сәрвәрдин Туктаров җитәкчелегендә җирле милли-мәдәни мохтарият зур көч куя. Быел исә мәдәни мохтариятнең төп партнеры булып, “КамАЗ Автоүзәге” (генераль директоры Ранэль Зинатуллин) ширкәте торды.

Нәсыйх Хөсәинов, Ранэль Зинатуллин
Сәрвәрдин Туктаров әйтүенчә, быел Сабан туе оештыру һәм үткәрү 200 мең сумнан артыкка төшкән, барлык чыгымнарны милләттәшләребез үз өстенә алды. Аларның да исемнәрен әйтеп китәсе килә: эшкуарлар, милләт җанлы Ринат Гайниәхмәтов, Равил Аюханов, Илдар Сабитов, Миргазиз Мансуров, Ранэль Зинатуллин, Нәсыйх Хөсәинов, Ринат Асадуллин әфәнделәр һәм башкалар.

“Быелгы Сабан туеның яңалыгы итеп анда үткән ярышлар һәм уеннарны тулысынча Хабаровскида даими эшләп килгән татар яшьләре клубы әгъзалары оештыруын әйтергә була“, диләр бәйрәмдә катнашучылар.

Сабан туе кунаклары татар милли ашлары, үзбәк пылавы һәм әрмән шашлыгыннан авыз итте. Теләгәннәргә шулай ук бушлай солдат боткасын татып карау мөмкинлеге дә булды.

"Юлга чыгып киткәндә, илнең иң читенә барасың икән дип калучылар булса да, ерак җирләргә, таныш түгел якларга килгән кебек түгелмен. Чөнки татарлар монда да шундый матур итеп үзебезнең милли бәйрәм – Сабан туен үткәрә. Үземне күрше-тирәдә булган кебек хис иттем.

Үзебезнең милли бәйрәм, татар телен ишетү, бер үк гореф-гадәтләр ерак араларны сиздерми дә икән. Сабан туен ел буе көтеп алулары сизелә, кешеләрнең күңелләре күтәренке, мине иң шатландырганы – Сабан туе мәйданында төрле милләт вәкилләре очрашуы.

Менә Хабаровски Сабан туена хәтта Хиросимадан кайткан малай килгән. Аңа марҗа әбисе татар бәйрәмендә булуын аңлатып торды. Безнең Сабан туе турында хәбәрләр менә шулай тарала.

Кайда гына булсак та, татарлар бергә тупланып, туган телне, гореф-гадәтләрне саклап яшәвенә тагын да гаҗәпләнеп, горурланып кайтабыз.

Күңелдә ышаныч, өмет, чын мәгънәсендә шатлык тоеп китәбез, чөнки татар яши, ул гына да түгел – матур яшәргә тырыша. Казаннан еракта яшәсәләр дә, бер дә андагы мохиттән аерылып тора торган түгел, киресенчә нәкъ татар мохитенә туры килә торган яшәеш монда", диде Хабаровски Сабан туенда булган Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева.

Хабаровски Сабан туе чын милли рухта һәм хәмерсез узуы белән матур тәэсирләр калдырды.

XS
SM
MD
LG