Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда татар телен яклаучыларга хөкем дәвам итә


Илмир Салих
Илмир Салих

30 апрельдә урыс телен яклап, урам җыены узган иде. Бу җыенда булган милли хәрәкәт вәкилләре мәхкәмәгә чакырылды. Анда катнашкан Илмир Салих та хөкем карарын кулына алды.


Әлеге җыенда катнашып, төрле юллар белән үз фикерләрен белдергән 7 кешене җавапка тартканнар иде. Алар арасында Зиннур Әһлиуллин, Рәфис Кашапов, Наил Нәбиуллин кебек милли хәрәкәт вәкилләре бар. Чаллының җәмәгать мәхкәмәсендә тагын бер кешегә – Илмир Салихка карата 30 апрель җыены уңаеннан хөкем карары чыгарылды.

Илмир Салих Рәфис Кашаповка карата булган мәхкәмә эшендә тәрҗемәче буларак катнашкан иде. Менә санаулы атналар узгач, аның үзен Чаллы мәхкәмәсе хөкем итте. 25 яшьлек Илмир хөкем карарын ничек кабул итә? Аны милли сәясәткә кереп китәргә нәрсә этәрә? Татар иленең киләчәген ул ничек күзаллый? Шушы һәм башка сораулар белән без Илмир Салихка мөрәҗәгать иттек.

Башта тәрҗемәче, аннан гаепләнүче

“Мәхкәмәгә чакыруны каршы фикер белән кабул иттем. Чөнки бу мәгънәсез әйбер. Үз конституцион хокукларымны яклап чыккан өчен мине мәхкәмәгә тарталар. Бу башка сыймый торган хәл.

Без – 7 кеше мәхкәмәгә тартылган идек. Минем мәхкәмә утырышына, җәй уртасы булу сәбәпле, кеше күп килмәде. Рәфис абый Кашапов минем җәмәгать яклаучысы булды. Ә мин аңа карата булган мәхкәмәдә тәрҗемәче булып катнаштым.

Бу бик кызык хәл булды. Рәфис абый мәхкәмәне татарча алып бару турында гариза биргән. Мәхкәмә үзе тәрҗемәче тәкъдим итә алмады, шуңа, җыелган халык арасыннан тәрҗемәче итеп мине билгеләделәр. Чөнки татар гимназиясен бетергәч, үз телебезне әйбәт беләм. Шулай итеп тәрҗемәче булдым.

Бу бит бернинди кысаларга сыймый. Мәхкәмә үзе тәрҗемәче тәкъдим итәргә тиеш иде. Моның өстенә казыйлар да татарча белергә тиеш. Минем хөкем эшенә махсус тәрҗемәче тапканнар иде.

Мәхкәмә эшендә мине гаепсез итеп таныган дәлилләр күп иде. Соңыннан казый мине барыбер гаепле дип таныды һәм дәүләт казнасына 500 сум түләү турындагы карар чыгарды. Мин моның белән килешмим, чөнки гаепләү дөрес түгел һәм шул ук көнне бу хакта Чаллы мәхкәмәсенә шикаять белдердем”, диде Илмир Салих.

Илмир татарча уку яклы

Хәзер инде “Азатлык” тыңлаучыларын Илмир Салих белән якыннанрак таныштырыйк.

“Миңа 25 яшь, татар гимназиясен тәмамладым. Аннан Кама политехника институтында татар бүлегендә укыдым.

Татар иленең киләчәген әлегә формасыз рәвештә күзаллыйм. Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Безне бүлгәләп бетерделәр. Алга таба көчле дәүләт булырбыз, дип ышанам.

Әлегә татар мәктәпләренең торышы да томан эчендә. Урыс ата-аналарының урам җыенында без татар телен яклап чыктык. Чөнки Татарстанда татар һәм урыс телләре бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Чаллыда санаулы гына булган татар мәктәпләрендә дә татар теле һәм әдәбиятыннан кала барлык фәннәр урысча укытыла башлады”, дип борчыла Илмир әфәнде.

Мәхкәмәләр нинди генә карарлар чыгарса да, үз хокукларым өчен алга таба да көрәшәчәкмен, ди Илмир Салих.
XS
SM
MD
LG