Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талиблар Әфганстан президентының бертуганын үтерүне үз өсләренә алды


Әфганстанда президент Хәмит Карзаиның бертуганы үтерелү уңаеннан, махсус хезмәт вәкиле, Кандаһарга килгән кораллы сугышчы ут ачкан дип белдерә. Аның сүзләренчә, Әхмәт Вәли Карзаи атып үтерелгәч тә аның сакчылары һөҗүм итүчене юк итә.

Махсус хезмәттәге башка бер чыганак исә, һөҗүм иткән кеше Әхмәт Вәли Карзаиның тән сакчысы булган, дип белдерә.

Талиблар Хәмит Карзаиның бертуганын – Кандаһар виляте шурасы башлыгын үтерүне үз өсләренә алды. Ул элгәре бу вилаяттә губернатор булган иде.

Әхмәт Вәли Карзаи Әфганстанда иң зур йогынтыга ия сәясәтчеләрнең берсе иде. Шулай булуга карамастан, ришвәтчелек белән бәйләнеше булган дип шикләнелде.
XS
SM
MD
LG