Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыклар дуслыгына ничек ирешергә?


Фәрит Ширияздан
Фәрит Ширияздан

Самарда “Идел буе халыкларының дуслыгы: рухи бердәмлек тынычлыкка китерә” исемле түгәрәк өстәл узды. Бу милләтләр дуслыгын ныгытуга багышланган утырыш булырга тиеш булса да, шовинистик рухтагы чыгышлар да яңгыраган икән.


Самар дуслык йортында төрле темага түгәрәк өстәлләр уздыру – гадәти хәл. Әмма “Идел буе халыкларының дуслыгы: рухи бердәмлек тынычлыкка китерә” исемле очрашудан авыр тойгы белән чыгучылар булган. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашкан Фәрид Ширияздан үз кичерешләрен уртаклашты:

"Түгәрәк өстәлдә мәктәп укытучылары, галимнәр, төрле җәмгыять вәкилләре, студентлар катнашты. Техник университет доценты, социология, политология, Ватан тарихы кафедрасы җитәкчесе профессор Сергей Кандауров үз чыгышында болай диде:

“Идел буе халыклары гомергә дус яшәде. Мөселман халыкларына һәрвакыт иреклек бирелде, хөрмәт күрсәтелде. Бу бигрәк тә патшабикә Екатерина чорында ачык күренде”, диде. Мондый сүзләр милләтне саклап корбан булганнар рухын рәнҗетә.

Тольятти шәһәреннән килгән 35нче православ гимназиянең тарих укытучысы Вячеслав Егоров тагын да кискенрәк фикерләр әйтте:

“Советлар Берлеге таркалгач, Русия хаталар җибәрде: милләтләргә зур мөмкинлекләр бирелде. Бүгенге көндә алар шартларга әзер торган мина кырларын хәтерләтә. Русиядә бер генә милләт булырга тиеш һәм ул “россиянин” исемендә йөрергә тиеш”, диде.

Татар кызы Айсылу Камалиеваның “Безнең төбәккә татарлар VII-VIII гасырларда килеп урнашкан” диюе сискәндерде. Сәгатьләр буена сузылган шовинизм рухы Жириновский чыгышын хәтерләтте", дип борчылып сөйләде ул.
XS
SM
MD
LG